Игътибар: аккредитация!

05 июнь 2020 ел 09:37
Игътибар: аккредитация!

2020 елның 6 июнендә 10:00 сәгатьтә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Казан шәһәре мэры И.Р.Метшин, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, Татарстан Республикасы Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды җитәкчелеге исеменнән “Дорога жизни” акциясе волонтерларын бүләкләү тантанасын уздырачак.

“Дорога жизни” хәйрия акциясе 2020 елның 1 апрелендә башланды. Акция кысаларында волонтерлар үз-үзеңне читләштерү режимы дәвамында I, II, III төркем инвалидларга, сукырларга, мөмкинлекләре чикле кешеләргә, ялгыз пенсионерларга, аз керемле, күп балалы гаиләләргә кайнар ризыкны өйләренә алып килү белән шөгыльләнде. Үткән ике ай дәвамында хәйрия ярдәмнәрен алучылар саны 2000-гә җитте. Хәзерге вакытта ятып авыручы инвалидларга кайнар ризык алып килеп бирү дәвам итә. Акциягә туксаннан артык җәяүле һәм автомобильле волонтер җәлеп ителде.

Чараның хөрмәтле кунаклары арасында – VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ирек Хәйдәр улы Зиннуров, Татарстан Республикасы Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Александрович Даренков.

Журналистларны теркәү 9:00-дән 9:45-кә кадәр.

Белешмәләр өчен телефон: + 7 927 242-35-78 Музаферов Ренат Рамизович.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы