“Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» онлайн-мәйданчыгында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре илчеләре интервью бирә

08 июнь 2020 ел 08:50
“Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» онлайн-мәйданчыгында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре илчеләре интервью бирә

8 июнь көнне 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы Россиядәге Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре һәм бизнес вәкилләре белән «Коронавирус инфекциясенең (Covid-19) Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (G-to-B) илләре икътисадына йогынтысы» темасына онлайн-интервьюлар сериясен башлап җибәрә. “Дөнья һәм Россия икътисады өчен коронавирус эпидемиясе нәтиҗәләре, һичшиксез, ачык күренә. Барлык зур илләр килеп туган кыенлыклар белән каршы тору стратегияләрен билгеләде. Хәзер бер-береңә ярдәм итәргә һәм тәҗрибә алмашырга кирәк. “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” ел саен уздырыла торган өч көнлек интенсив чара гына түгел, ә Россия төбәкләренең Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлегенең ел әйләнәсе эшләүче мәйданчыгы да. Әлеге мәйданчык бүгенге шартларда яңа роль уйный. Хәзер “инфодемия” фонында мәгълүматны куллану стиле үзгәрә – таратыла торган мәгълүматның дөреслегенә карата ихтыяҗ берничә тапкырларга арта. Без Саммитның дусларына һәм анда узган елларны катнашучыларга беренчел мәгълүмат алырга тәкъдим итәбез. Илчеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм икътисадый хәлне тотрыкландыруда һәм Ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлекне ныгытуда кызыксыну күрсәтүче барлык затларны да трансляциягә кушылырга чакырабыз”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Илгиз кызы Миңнуллина. Беренче вебинарны Индонезия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди ачачак. Быел Россия һәм Индонезия дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 70 еллыгын билгеләп үтә. Истәлекле дата – бергә үткән юлга йомгак ясау гына түгел, киләчәккә планнар билгеләү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Вебинар кысаларында ике як Covid-19 инфекциясе фонында илләрнең икътисади үсеше, гамәлдәге шартларда бизнеска ярдәм итү чаралары, аеруча кирәкле белгечлекләр һәм башкалар турында фикер алышачак.

Чарада катнашу бушлай, трансляция Татарстанның инвестицион порталында инглиз телендә узачак: http://www.invest.tatarstan.ru.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы