“Ярдәм” мәчетендә “Дорога жизни” акциясе волонтерларын бүләкләделәр

06 июнь 2020 ел 18:00
“Ярдәм” мәчетендә “Дорога жизни” акциясе волонтерларын бүләкләделәр

Бүген, 2020 елның 6 июнендә, “Ярдәм” мәчете чатырында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тарафыннан “Дорога жизни” акциясе волонтерларын рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләү тантанасы узды. Чарада VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ирек Хәйдәр улы Зиннуров, Татарстан Республикасы Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков, “Ярдәм” фонды Президенты Илһам Фәтхерахман улы Исмәгыйлев катнашты. Аеруча уңышка ирешкән волонтерларны Татарстан Республикасы Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Александрович Даренков медальләр белән бүләкләде.

1 апрельдә Казанда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды «Дорога жизни» социаль акциясен башлап җибәрде, шул сәбәпле инвалидлар – сукырлар, ишетмәүчеләр, коляскада йөрүчеләр, ДЦП диагнозы булган кешеләр, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр, күп балалылар, инвалид балалар тәрбияләүче аналар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, чит ил студентлары, диненә һәм милләтенә бәйсез рәвештә, көн саен ланч-боксларда кайнар ризык һәм кирәк булганча медикаментлар, битлекләр алды.

Хәйрия иганәләрен алучылар саны көненә 2000 кешедән артып китте.

“Дорога жизни” социаль акциясен гамәлгә ашыру чорында 1 апрельдән 23 майга кадәр 74 412 кеше, шул исәптән Рамазан аенда – 24 апрельдән 23 майга кадәр 62 172 кеше тукландырылды.

Бу күрсәткечләргә волонтерлык составының актив катнашуыннан башка ирешеп булмас иде – алар көн саен бушлай “Дорога жизни” акциясендә катнашып, ризыкларны өләшеп йөргән кешеләр. Чарада барлыгы 90 волонтер катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы