Камил хәзрәт Сәмигуллин Фәрит Фарисов белән очрашты

19 июнь 2020 ел 16:22
Камил хәзрәт Сәмигуллин Фәрит Фарисов белән очрашты

Бүген, Шәүвәл аеның 27-нче көнендә (19-нчы июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Мәскәү Татар автономиясе җитәкчесе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Фәрит Фарисов белән очрашты. Очрашуда сүз ике як тарафыннан дини һәм милли хезмәттәшлек алып бару хакында барды. Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакка татар телендә нәзарәт әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2019-2020 елгы Рамазан айлары арасындагы эшчәнлегенә хисабын тапшырды. Моннан тыш, Камил хәзрәт Фәрит Фарис улына Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге китапханәсенә тапшыру өчен татар телендә эшләнгән оригиналь һәм истәлекле бүләк – “Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәҗәрәсе, нәселе һәм Кораеш кабиләсеннән туганнары” шәмаилен бүләк итте. Шәмаилне Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты төзеде һәм бастырды. 

Фәрит Фарисов та үз чиратында Камил хәзрәтне Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге белән таныштырды, якын арада үткәрергә ниятләгән чаралар планы хакында сөйләп үтте. Аерым алганда, сүз 4 июль көнне узачак онлайн-Сабантуй хакында барды. Фәрит Фарис улы әлеге чарада катнашу өчен Татарстан мөфтиен чакырды һәм беренче тапкыр онлайн рәвештә узачак Сабантуйның форматы, якынча программасы һәм төп үзенчәлекләре хакында сөйләп үтте.

Моннан тыш, очрашу барышында җитәкчеләр милли һәм дини эшчәнлек алып баруда хезмәттәшлекне киң җәелдерү һәм киләсе очрашуда 2020-2021 елда Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Татарстан мөфтияте катнашында узачак чаралар планын раслау хакында килеште. Татар халкының милли, дини, рухи кыйммәтләрен тарату буенча системалы эш алып баруда төрле презентацияләр ясау, яшьләр һәм җәмәгатьчелек белән очрашулар һ.б. үткәрү ниятләнә. Тиздән Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгенең яңа сезоны ачылачак һәм эш планы расланачак.

Фәрит Фарисов Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе белән 2015 елдан җитәкчелек итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы