Чистай мөхтәсибәтендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган конфессия-ара велоузыш узды

22 июнь 2020 ел 17:33
Чистай мөхтәсибәтендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган конфессия-ара велоузыш узды

Бүген, зөлкагъдә аеның 1-нче көнендә (22-нче июньдә), Чистай мөхтәсибәтендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган конфессия-ара велоузыш узды. Мөселман һәм православие берләшмәләре вәкилләре Чистай-Булдыр-Чистай маршруты буенча 40 километрга якын юл үтте.

Катнашучылар «Хәзинә» һәм «Умиление» скверлары тирәсендә старт алды. Биредә мәчет һәм православие гыйбадәтханәсенә йөрүче актив җыелды. Катнашучыларны Чистай мөхтәсибәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Фәрит Галимов, Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай районы благочинные Александр Беляев сәламләде.

Чараның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, маршрут буенча юл-патруль хезмәте оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге велоузыш төрле дин тотучы катнашучыларны һәм төрле яшьтәге кешеләр җыйды. Алар барысы да бер маршрут белән бергәләп юл үтте.

Моннан тыш, Булдыр авылында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Кунаклар авылга буш кул белән килмәде. Чистай мөхтәсибәте һәм Чистай епархиясе вәкилләре тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды. Чарада катнашучылар яу кырларында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы