Игътибар! Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы хәбәр итә!

23 июнь 2020 ел 08:43
Игътибар! Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы хәбәр итә!

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, Согуд Гарәбстаны хакимияте чит ил хаҗилары өчен хаҗ кылу мөмкин булмаячагы турында рәсми рәвештә белдерде. Димәк, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да быел хаҗ кыла алмаячак.

Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министрлык сайтында әйтелгәнчә, һиҗри буенча 1441 елда хаҗ бары тик хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында булган азсанлы дин кардәшләребезгә генә рөхсәт ителә. 

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы белән килешү төзегән татарстанлылар тулы күләмдә акчаларын кайтара яки аларны киләсе елның хаҗ сезонына күчерә алачак. «ДУМ РТ Хаҗ» белгечләре клиентлар белән даими элемтәдә тора. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы