Мөфти Татарстан төзелүнең 100 еллыгын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

25 июнь 2020 ел 16:37
Мөфти Татарстан төзелүнең 100 еллыгын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Бүген, Зөлкагъдә аеның 4-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы эшендә катнашты. Тантаналы җыелыш Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашында узды.

Көн тәртибендә Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына әзерлек барышы турындагы мәсьәләләр каралды. Шул исәптән, киңәшмәдә катнашучылар юбилей тантанасына әзерлекнең төп чаралары планының үтәлеше нәтиҗәләре белән танышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы