Арча районы Иске Иябаш авылында мәчет төзелеше башланды: ул районда — 87-нче!

29 июнь 2020 ел 09:43

Кичә, Зөлкагъдә аеның 7-нче көнендә (28-нче июньдә), Арча районы Иске Иябаш авылы халкы өчен истәлекле вакыйга булды: бу көнне иртәнге җидедә мәчет төзелеше башланып китте. Әлеге тантанага биредә яшәүче җирле халык, авылга кайткан кунаклар, тирә-як авылларның имамнары җыелды. Әлеге шатлыклы мизгелләр белән уртаклашырга һәм мәчет төзелешен башлап җибәрергә үзенең хәер-фатыйхасын бирергә район имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин килде. Ул җыелган халыкны тәбрикләп, мәчет төзеләчәк урында беренче азан әйтте һәм нәфел намазы укыды, дога кылды. Шуннан соң экскаватор фундамент чокырын казый башлап, эшкә кереште. Әлеге мәчетне авыл халкының һәм иганәчеләрнең матди ярдәме белән быелның көзенә төзеп бетерү ниятләнә. Хәзерге вакытта булачак мәчет янәшәсенә барлык кирәк-ярак төзелеш материаллары кайтартылган. Проект буенча мәчетнең гыйбадәт залы якынча 100 квадрат метрны тәшкил итәчәк һәм үзенә 70-100 кешене сыйдырачак. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге мәчет районда 87-нче булачак. Бүгенге көндә Арча районында җиде мәчет төзелеп килә, көзгә гыйбадәт йортларының саны 92 булыр дип көтелә.

Бүгенге көндә Арча районында 85 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана