Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтёрлары “Чиста мәчет” акциясенең географиясен киңәйтте. Элек өмәләр Казан мәчетләрендә үткәрелсә, үткән ялда, шимбә көнне, мөселман яшьләре активы Биектау районы Шигали авылының “Сөләйман” мәчетендә җыештыру-чистарту эшләрен башкарды. Яшь егет-кызлар, гадәттәгечә, тәрәзәләрне, стеналарны, идәннәрне юды, тузаннарны сөрттте, чүпләрне түкте. Эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, алар барлык саклану чараларын күреп эшләделәр.
Мәчетләрдә коронавирус таралуны булдырмау максатыннан, әлеге акциянең, чисталыкны тәэмин итү һәм дезинфекция уздыруның әһәмияте тагын да артты.
Чираттагы өмә 1-нче июль көнне 09.00 сәгатьтә Казан шәһәренең “Мәрҗани” мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 17) узачак. Волонтерлар дезинфекция үткәрәчәк, махсус чистарту чаралары белән келәмнәр чистартылачак, ишек-тәрәзәләр, баскычлар юылачак. Әлеге изге эштә катнашу өчен волонтерлар чакырыла. Үзең белән 1 чиләк, чүпрәк, губка, сабын алып килү хуплана. Теләк белдерүчеләр нәзарәтнең социаль үсеш бүлегенә шалтыратып (237-86-18) теркәлү уза яки Инстаграм социаль челтәренең @muslimmol аккаунтына яза ала.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Миңа өммәттәшләрем өчен әзерләнгән әҗер-саваплар күрсәтелде, алар арасында хәтта кеше мәчеттән алып чыккан тузан бөртеге өчен дә савап бар иде”.
Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул итсен!
Исегезгә төшерәбез, “Чиста мәчет” акциясе 2017-нче елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә анда катнашу өчен яшьләр арасыннан ике йөзләп мөселман-волонтёр җәлеп ителде, алар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен Татарстан мәчетләрендә өмә үткәрде.