Бөгелмә мөхтәсибәтендә “Яраткан хәдисем” иҗади гаилә бәйгесенә йомгак ясалды

02 июль 2020 ел 10:37
Бөгелмә мөхтәсибәтендә “Яраткан хәдисем” иҗади гаилә бәйгесенә йомгак ясалды

Диния Нәзарәтенең Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәтендә “Яраткан хәдисем” иҗади гаилә бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурста теләгән һәркем катнаша алды. Барлыгы жюри әгъзалары тарафыннан Россиянең төрле төбәкләреннән Үзәк мәчеткә китереп тапшырылган 20гә якын иҗади эшне бәяләде. Аеруча зур активлыкны Бөгелмә, Лениногорск, Курган өлкәсе мөселманнары күрсәтте. 

Бәйге 1нче июньдә игълан ителгән иде. Анда катнашу өчен гаиләләр төрле хәдисләрнең эчтәлеген тасвирлаучы сәнгать эшләрен тәкъдим итәргә тиеш иде. Һәр гаиләдән бер генә рәсем кабул ителде. Призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 

1 урынга Лениногорскидан Ишбулатовлар гаиләсе һәм Усмановлар гаиләсе лаек булды. 
2 урынга Бөгелмәдән Таһировлар һәм Вәлиевләр гаиләләре лаек булды.
3 урынга Бөгелмәдән Низамовлар һәм Андреевлар гаиләләре лаек булды.

"Тырышлык өчен" номинациясендә Гаязова Рушания Якуп кызы, "Үзенчәлекле булганы өчен" номинациясендә Мәһдиев Ибраһим Вәгыйзь улы җиңделәр.

Бәйгедә җиңүчеләр дипломнар һәм истшлекле бүләкләр белән, барлык катнашучылар сертфикатлар белән бүләкләнәчәк.

Бөгелмә мөхтәсибәте Лениногорскиның М. Хайретдинов исемендәге балалар рәсем сәнгате мәктәбенең сәнгать җитәкчесе Нәзирә Нәзыйм кызы Гыйззәтовага тирән рәхмәтен белдерә. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы