«ИншәАллаһ, без сезнең белән динебезгә файда китерүчеләрдән булырбыз»: Татарстан мөфтие РИИ шәкертләренә дипломнар тапшырды

02 июль 2020 ел 15:50
«ИншәАллаһ, без сезнең белән динебезгә файда китерүчеләрдән булырбыз»: Татарстан мөфтие РИИ шәкертләренә дипломнар тапшырды

Бүген, Зөлкагъдә аеның 11-нче көнендә (2 июльдә), Россия ислам институтында теология факультеты һәм ислам фәннәре факультетының көндезге уку бүлегендә белем алып тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Тир түгеп казанган һәм көтеп алынган кадерле документларны имтиханнарын уңышлы тапшырган һәм диплом эшләрен яклаган чыгарылыш укучылары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан алды. Тантанада шулай ук мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, уку-укыту буенча проректор, Нәзарәтнең голамәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев һ.б. бар иде.

Тантана Коръән укудан башланып китте. Кәлам Шәрифнең аятьләрен Буадан килгән татар Коръән хафизе Ильяс хәзрәт Сабиров башкарды. Алга таба шәкертләргә РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Ул чыгарылыш кичәсенең гадәти булмаган рәвештә узуын билгеләп үтте: 

- Барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәп, шушындый форматта дипломнар тапшырырга мәҗбүрбез. Мондый шартларда чыгарылыш кичәсен уздыру беренче һәм соңгы мәртәбә булыр, дип өметләнәм. Быел безнең уку йортын 200 шәкерт тәмамлый. Бу шактый күп. Безнең студентлар Россиянең барлык төбәкләрендә дә хезмәт итә — без моның белән горурланабыз. Тормышта, мөселман өммәтендә үз урыныгызны таба алуыгызны, шулай ук җәмгыятебезгә файдалы булуыгызны телим сезгә. 

Шушы ук фикерне Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин дә дәвам итте: 

– Сезнең кайберләрегез укуын магистратурада дәвам итәр, кайберләрегез дини өлкәдә үз эшчәнлеген башлап җибәрер. Ә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ безгә бишектән ләхеткәчә белем алырга кушкан. Үрнәкне үзегезнең остазларыгыздан да ала аласыз: сездәге берничә мөгаллим Болгар ислам академиясендә укып доктор дәрәҗәсенә ирешкән, Коръәнне ятлау белән шөгыльләнә һ.б. Гыйлем эстәү — безнең бурыч. Кызыл диплом ул әле тирән гыйлемгә ия булу, укытучыларга мохтаҗ түгел дигән сүз түгел. Диплом — бары тик олы юлның башы гына. Гамәлләрдән башка белем — җимеш китермәгән агач шикелле генә. ИшәАллаһ, без сезнең белән динебезгә файда китерүчеләрдән булырбыз. 

Камил хәзрәт шулай ук быел Россиянең яңа тарихында тәүге тапкыр Коръәннең 10 кыйраәтен өйрәнү өчен Казанда махсус 12 кешелек төркем туплануы хакында хәбәр итте. Төркем «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә өстәмә белем программасы кысаларында укыячак. 

Быел РИИда укуны тәмамлау турындагы дипломнарга теология факультетының көндезге бүлегеннән 26 кеше, читтән торып уку бүлегеннән 96 кеше ия булды. Ислам фәннәре факультетында көндезге бүлекне 19 кеше, читтән торып уку бүлеген 59 кеше тәмамлады. Шулай итеп, 2020 елда РИИ 200 белгеч әзерләп чыгарды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Сурәт - 54
Сурәт - 55
Сурәт - 56
Сурәт - 57
Сурәт - 58
Сурәт - 59
Сурәт - 60
Сурәт - 61
Сурәт - 62
Сурәт - 63
Сурәт - 64
Сурәт - 65
Сурәт - 66
Сурәт - 67
Сурәт - 68
Сурәт - 69
Сурәт - 70
Сурәт - 71
Сурәт - 72
Сурәт - 73
Сурәт - 74
Сурәт - 75
Сурәт - 76
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы