Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Хиҗап – хатын-кызның сакчысы"

01 июль 2020 ел 11:00

Хиҗап – хатын-кызның сакчысы

بِسْمِاللهِالرَّحْمَنِالرَّحِيمِ

اَلْحَمْدُللهِالَّذِيهَدَينَالِهَذَاوَمَاكُنَّالِنَهْتَدِيَلَوْلَاأَنْهَدَينَااللهُلَقَدْجَاءَتْرُسُلُرَبِّنَابِالْحَقِّ

صَلُّواعَلَيرَسُولِنَامُحَمَّدٍ: أَلَّلهُمَّصَلِّعَلَىسَيِّدِنَاوَنَبَيِّنَامُحَمَّدٍوَعَلَىآلِسَيِّدِنَامُحَمَّدٍ

صَلُّواعَلَىشَفِيعِذُنُوبِنَامُحَمَّدٍ: أَلَّلهُمَّصَلِّعَلَىسَيِّدِنَاوَنَبِيِّنَامُحَمَّدٍوَعَلَىآلِسَيِّدِنَامُحَمَّدٍ

صَلُّواعَلَىطَبِيبِقُلُوبِنَامُحَمَّدٍ: أَلَّلهُمَّصَلِّعَلَىسَيِّدِنَاوَنَبِيِّنَامُحَمَّدٍوَعَلَىآلِسَيِّدِنَامُحَمَّدٍ

Үзләрен хатын-кызларның хокукларын һәм азатлыгын яклаучы дип санаган кайберәүләр, кызганычка каршы, хиҗапның сафлыгын һәм гыйффәтен инкарь итәләр, җәмгыятебезнең әхлагын саклап калуда аның әһәмиятен танымыйлар, асыл мәгънәсен кире кагалар. Шушы кешеләр гаделсез рәвештә хиҗапның иманга да, дингә дә һич кагылышы юк; аны фәкать исламга кадәр үк барлыкка килгән гореф-гадәт, хатын-кызны түбәнсетә торган искелек калдыгы дип бәялиләр.  Нинди акылсыз дәлилләр һәм ахмаклык! Хиҗапны мөселман хатын-кызларына фарыз кылган Бөек Раббыбыз белән бәхәсләшү мөмкинме соң?!

Тәнне каплау − берьюлы хокук та, бурыч та

Каршы торучылар хиҗапта хатын-кызның хокукларын киметүне, аларның азатлыгын чикләүне, мөмкинлекләрен тарайтуны күрәләр. Ничек булса да, аларның максаты – хиҗапны тулысынча инкарь итү яисә хиҗап ябынуның мәҗбүрилеген чикләү булып тора. Хокук һәм азатлыкны саклыйбыз дигән булып, алар җәмгыятькә үзләренең әхлакый йөгәнсезлеккә китергән фикерләрен сеңдерәләр һәм шуның белән аңа зур зыян китерәләр.  Хиҗап үзе белән ни алып килә соң?

1. “Хиҗап” сүзенең мәгънәсенә һәм Коръән иңдерелгән телдә сөйләшкән кешеләрнең бу сүзне ничек аңлауларына карасак, аның мөселманнар тарафыннан үз теләкләре белән дингә кертелгән яңалык түгеллеген күрәбез. Гарәпләргә Исламга кадәр булган җәһилият чорында һәм гомумән ул чордагы Китап әһелләренә “хиҗап” төшенчәсенең мәгълүм булуы да моны исбатлый.

2. Шәригать кануннарын Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләрнең иминлеге, аларга дөрес юлны, бу дөньяда һәм Ахирәттә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк яшәү рәвешен күрсәтер өчен иңдерелгән.

Шәригатьнең максатларыннан берсе − “дәруль мәфәсид”, ул зыяннан саклау дигәнне аңлата. Ул Шәригатьтә файда алудан – “дҗәлбүл мәсләх”тән өстенрәк тора. Шуның өчен дә диндә фарыз кылынган хиҗап бөркәнүнең һичшиксез бөек максатлары һәм зирәклеге бар. Кыскача бу максатларны киләсе рәвештә санап китеп була:

- саклык чараларын күрү;

- вәсвәсә һәм фетнәгә юл калдырмау;

- әдәпне саклау;

- гаиләнең ныклыгын һәм тотрыклылыгын саклау;

- рухи сафлык;

- кабахәтлекне хәерледән аеру;

- зыяннан читләштерү;

- һәр шикледән ераклашу;

- хатын-кызның дәрәҗәсен күтәрү һәм аны һәр бозыклыктан саклау.

3. Хиҗапны фарыз кылып, Ислам хатын-кызны үз тарафына акылсыз һәм җилбәзәк мөнәсәбәттән чикләде, Исламга кадәр аңа карата булган кимсетүдән саклады. Хиҗап төшенчәсе ул вакыт гарәпләренә тәннең кайбер әгъзаларын каплау кебек мәгълүм булса да, ул аерым ачык билгеләнмәгән булган. Хиҗапның кешеләр арасында таралган горефме, әхлак бозыклыгының булдырмау чараларымы яисә кешенең үз теләгеме икәнлеге ачык аңлашылмаган булган.

Ислам исә хиҗапның мәгънәсен һәм максатларын ачык аңлата, әхлакый чисталык һәм гыйффәтлеккә ирешер өчен үтәлергә тиешле кагыйдә һәм шартларны билгели.

Шәригать кануннары буенча хиҗапның шартлары

 Хатын-кызның тәнен каплавы Шәригать күзлегеннән караганда дөрес һәм гамәли булсын өчен, хиҗап мәсьәләсе берничә шартка туры килергә тиеш:

- хатын-кызның бөтен гәүдәсе капланырга тиеш (хәнәфи мәзхәбе буенча - йөзе, беләзектән аста куллары һәм аяк табаннарыннан башка);

- киемнең тукымасы тыгыз булырга, үтә күренмәле булмаска һәм көн яктысында тән төсе беленмәскә тиеш;

- кием тән әгъзаларын аерып күрсәтеп тормый торган, тәнгә сыланып тормый торган, киң булырга тиеш;

- кием мөселман халыкларыннан булмаган дини җәмгыятькә генә хас булган аеру билгесе булырга тиеш түгел;

- киемнән исле май һәм башка хушбуйлар исе килергә тиеш түгел;

- хатын-кыз киеме ир-ат киеменә охшарга тиеш түгел;

- кием горурлык һәм тәккәберлек билгесе булырга тиеш түгел.

Димәк, шәригать хатын-кызның киеменә бернинди билгеле кыяфәт һәм рәвеш куймаган, ул бары тик санап кителгән шартларга туры китереп теләгәнен кия ала.

4. Хиҗапның нигезләрен өстән генә санап китү дә тәнне каплауның зур өстенлекләрен һәм аның җәмгыятьнең әхлакый үсешенә карата булган йогынтысын күрсәтә.

Хиҗапны фарыз кылган һәм тәнен ябуга ярату уяткан Ислам дине хатын-кызның шәхси, граждан һәм гаилә хокукларын чикләми, аны конструктив иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән дә мәхрүм итми.

Санап киткәннәрнең барысы да хиҗапның асыл максатын күрсәтә − хатын-кызны колга әйләндерү яки кимсетү түгел, ә аның намусын һәм дәрәҗәсен саклау, фетнәгә юл куймау.

Хиҗап сүзенең лексик мәгънәсе

Гарәп телендә “хиҗап” сүзе “хаджб” сүзеннән килеп чыга, ул исә “каплау, яшерү, саклау, юл куймау” дигәнне аңлата. Бу сүздән киләсе гарәп сүзләре килеп чыга:

− “хадҗиб” – сакчы, шәхси сакчы, чөнки ул аңа ышанып тапшырган җирне яки кешене саклый;

− “хадҗибан” – кешенең йөзендәге кашлары, алар тир күзгә эләкмәс өчен киртә булып торалар;

− “хиджаба” – җәһилият вакытында билгеле булган Бану Кусәй кабиләсенең Кәгъбәтулланы канат астына алулары. Алар Кәгъбәне саклау, карау, ачкычларын имин тоту өчен җаваплы булганнар.

Коръәндә хиҗап сүзе сигез тапкыр төрле аятьләрдә очрый, һәр очракта аның тамыры каплау, юл куймау һәм башка охшаш мәгънәләрдә кулланыла.

Аллаһы Тәгалә “Сад” сүрәсенең 32 аятендә болай ди:

فَقَالَ إِنِّي أَحْبَبْتُ حُبَّ الْخَيْرِ عَن ذِكْرِ رَبِّي حَتَّى تَوَارَتْ بِالْحِجَابِ

Мәгънәсе: “Ул әйтте: “Һичшиксез, мин (оныту нәтиҗәсе булса да,) мал яратуны Раббымны зикер итүдән өстенрәк куйган булдым, нәтиҗәдә, ул (кояш, караңгылык кебек) пәрдә белән капланды».

“Әл-Әгъраф” сүрәсенең 46-нчы аятендә Бөек Раббыбыз әйтә:

وَبَيْنَهُمَا حِجَابٌ

Мәгънәсе: (Җәннәткә керүчеләр белән җәһәннәмгә ташланучыларның) Икесе арасында бер пәрдә бар».

“әш-Шура” сүрәсенең 51-нче аятендә:

وَمَا كَانَ لِبَشَرٍ أَن يُكَلِّمَهُ اللَّهُ إِلَّا وَحْيًا أَوْ مِن وَرَاءِ حِجَابٍ

Мәгънәсе: “Я (йоклаган чакта арадашчысыз күңеленә салу юлы белән гамәлгә ашкан) бер вәхи, яисә (Заты күренмичә,) бер пәрдә артыннан, (сүзе ишетелеп,) яисә бер рәсүл җибәреп, Үз рөхсәте белән теләгәнен (аңа) вәхи итүеннән башка, Аллаһ бер кеше белән дә сөйләшмәде”.

“Әл-Мутаффифин” сүрәсенең 15-нче аятендә:

كَلَّا إِنَّهُمْ عَن رَّبِّهِمْ يَوْمَئِذٍ لَّمَحْجُوبُونَ

Мәгънәсе: “Юк! (Йөрәкне каплап ала торган мондый гамәлләрне ташлагыз!) Һичшиксез, ул (мөэминнәр Аллаһы Тәгаләне күрәчәк) көнне Раббыларыннан пәрдәләнерләр”.

“Мәрьям” сүрәсенең 17-нче аятендә:

فَاتَّخَذَتْ مِن دُونِهِمْ حِجَابًا

Мәгънәсе: “Пәрдә корып, алардан ышыкланды”

“Әл-Әхзәб” сүрәсенең 53-нче аятендә:

وَإِذَا سَأَلْتُمُوهُنَّ مَتَاعًا فَاسْأَلُوهُنَّ مِن وَرَاءِ حِجَابٍ

Мәгънәсе: “(И, сәхабә! Рәсүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыннарына бер йомышыгыз төшеп,) Алардан берәр кирәк-ярак сораган вакытта бер пәрдә аша алардан сорагыз”.

Охшаш мәгънәдә хиҗап сүзе гарәпләрнең мәшһүр әйтемнәрендә очрый: “Көчсезлек (хәлсезлек) кеше һәм аның максаты арасында киртә (хиҗап) булып тора”, “Гөнаһлар − кеше белән Раббысы арасында булган киртә (хиҗап)”.

Хиҗап сүзенең Шәригатьтә кулланылган мәгънәсе гарәпләрнең сөйләменнән нигез ала. Ягъни шәригать аңлавында хиҗап – хатын-кызның тәнен чит кешеләрнең күз карашыннан каплау – бу сүзнең телдәге кулланылышына – каплау, киртә кую, юл куймау мәгънәсенә туры килә.

Шулай ук хатыннарның кайбер тән әгъзаларын каплау элекке өммәтләрнең китапларында да бер генә очрамый. Берничә мисал китереп узыйк.

Иске Гаһедтә: “Кич җиткәч, Исхак басуга уйланыр өчен юл тотты, күзләрен күтәргәч, күрде: әнә, дөяләр килә. Ревекка карады да, Исхакны күргәч, дөясеннән төште. Һәм колыннан сорады: кем бу басу буйлап безгә таба килгән кеше, дип. Кол әйтте: бу минем хуҗам, диде. Һәм ул япма алып, аны бөркәнде” (Яшәеш, 24:63-65).

Икенче бер җирдә болай диелә: “Фәмәргә әйттеләр: синең каенатаң Фәмнәгә терлегенен йонын алырга бара, дип. Ул, үзенең толлык киемнәрен салып, япма белән үзен каплап, ябынып, Фәмнә юлында торган Енаимның капкалары астына утырды. Чөнки күрде ки, Шела инде үсте, әмма үзен аңа хатынлыкка бирмәделәр” (Яшәеш, 38:13-15).

Гарәпләрнең Исламга кадәр булган шигърият чорында хатын-кызның тәнен каплау шулкадәр еш очрый ки, бу төшенчә, ягъни хиҗапны тәнне каплау дип белү, кешеләр арасында мәгълүм булуында шик калмый; хәтта, алдарак әйтелгәнчә, аның аерым ачык кысалары һәм кагыйдәләре булмаса да.

Ислам, башка күп юнәлешләрдә кебек, уңай гамәлләрне, төшенчә һәм гореф-гадәтләрне раслады, һәр төрле зарарлы һәм тискәрене юк итте. Шуның өчен дә, Исламга кадәр очраганнан аерма буларак, Шәригать белән хиҗапның хокукый урыны, шартлары, кагыйдәләре барлыкка килде.

Хиҗапның максатлары һәм хикмәте

1. Хатын-кызны саклау

Шәригать хатын-кызга тәнен чит кешенең күзеннән сакларга кушкан, чөнки бу - оятсыз хәлгә эләгү һәм шуңа якынайткан һәр нәрсәдән саклану чарасы. Шуның өчен дә, күрәбез, Исламда зинадан саклану зинаның үзеннән саклануга гына түгел, аңа якынайткан һәм этәрә алган һәр нәрсәдән саклануга кагыла.

Хатын-кыз ымсынуның сәбәбчесе булырга мөмкин, димәк, аның намусын саклау Шәригатьнең иң мөһим максатларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә Шәригать хатын-кызга хиҗап кияргә кушкан – аның намусын һәм дәрәҗәсен каралтырлык һәр сәбәптән саклар өчен.

2. Зыяннан саклау

Иманлы хатын-кыз чит кеше карашларыннан кыенсына, чөнки урамдагы һәр узучы аңа текәлеп карагач, ул үзен уңайсыз хис итә. Бу карашларда ул үзенә карата таләп сизә, ә бу аның оялчанлыгы һәм тыйнаклыгына каршы килә.

Моның кебек зыяннан саклау өчен хиҗап фарыз кылынган да инде.

Бу турыда Аллаһы Тәгалә болай ди:

يَا أَيُّهَا النَّبِيُّ قُل لِّأَزْوَاجِكَ وَبَنَاتِكَ وَنِسَاءِ الْمُؤْمِنِينَ يُدْنِينَ عَلَيْهِنَّ مِن جَلَابِيبِهِنَّ ذَلِكَ أَدْنَى أَن يُعْرَفْنَ فَلَا يُؤْذَيْنَ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا

Мәгънәсе: “И, Нәби! Хатыннарыңа, кызларыңа һәм иман итүчеләрнең хатыннарына әйт, җилбабларыннан (бер өлешенә төренеп, икенче) бер өлешен (әгъзаларының шәкелен билгеле итмәслек итеп) өсләренә салсыннар. Бу (рәвештә төренүләре) аларның (җарияләрдән һәм Ислам тыйган кайбер түбән гамәлләр кылган хатыннардан аерылып) танылулары һәм (начар кешеләр тарафыннан) мыскыл ителмәүләренә якынрак (гамәл). Аллаһ – (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле” («әл-Әхзәб» сүрәсе, 59-нчы аять).

Коръәнне тәфсир итүчеләр бу аятьнең аңлатмасында Мәдинә халкы арасында булган кайбер мөртәтләр төннәрен урамга чыгып, хатын-кызларга бәйләнгән, дип әйтәләр. Бөркәнелгән булуын күргәч, аның кол яки оятсыз хатын түгеллеген, ирекле әхлаклы хатын икәнлеген аңлаганнар, һәм андыйга тимәгәннәр. Әгәр инде хатын-кыз бөркәнелмәгән булса, бу бәндәләрне берни дә туктатмаган.

Бу хиҗапның мөһимлеген һәм шундый ише зыяннан саклаудагы әһәмиятен күрсәтә.

3. Яманны яхшыдан аеру

Хиҗапның мәҗбүри итү зирәклегенең берсе – динле хатын-кызны динсездән, тәкъваны бозыктан аерудыр. Хатын-кызның хиҗаплы булуы әхлаксыз бәндәләрне йөгәнләп тора. Шул ук вакытта кыю һәм дәрәҗәле адәмнәр хиҗап кигән хатын-кызны сакларга омтыла, чөнки аңа карата махсус хөрмәт күрсәтәләр, аны тәрбияләгән гаилә һәм нәселнең кадерен беләләр. Һәм, күргәнебезчә, Аллаһы Тәгалә «...аларны шулай аеру җиңелрәк...», дип Коръән аятендә хатын-кызның дәрәҗәсенә аерым игьтибар итә.

4. Вәсвәсә һәм фетнәдән баш тарту

Кешенең йөрәге, бигрәк тә моңа этәргән сәбәпләр һәм чаралар булганда, шайтанның вәсвәсәсенә бирелүчән икәнлеге мәгълүм. Шуның өчен Шәригать безгә һәр кызыгу һәм вәсвәсәне тамыры белән йолкып алырга куша.

Хиҗап фарыз һәм мәҗбури булды, ә ялангачлык һәм чишенеп йөрү хатын-кыз өчен тыелды, чөнки аларның гүзәллекләрен күрсәтеп йөрү ирләрдә билгеле хисләр һәм табигый һәвәслек уята. Һәм бу һәвәсне йөрәкләрендә чир булган бозык кешеләр үзләрендә тыя алмый.

Шул рәвешле, хиҗап хатын-кыз һәм фәхеш кешеләр арасында киртә булып тора. Ул шундый кешеләрнең капланган хатын-кызга һәм аның намуслылыгына сузган кулларын туктата. Моңа “әл-Әхзәб” сүрәсенең 32 аятендә килгән Аллаһы Тәгаләнең сүзләре дәлил булып тора:

 إِنِ اتَّقَيْتُنَّ فَلَا تَخْضَعْنَ بِالْقَوْلِ فَيَطْمَعَ الَّذِي فِي قَلْبِهِ مَرَضٌ

Мәгънәсе: “Әгәр сез тәкъва булсагыз (сезнең савабыгыз Минем хозурымда башка бөтен изге хатыннарныкыннан бермә-бер артык булыр). Сез (ирләр белән пәрдә артыннан сөйләшүегез кирәк булган вакытта) сүзне йомшартмагыз ки, күңелендә (зинага тартылу кебек) бер чир булган кеше (бушка) өметләнмәсен.

Хиҗапның бу зирәклеге алдагысына охшаса да, бу юлы басым, бозыклыкка юл куймас өчен, ир кешегә ясала.

5. Йөрәкне сафландыру

Хиҗап кию ир һәм хатыннар арасында бер-берсенә карата кабахәт хисләр тууга урын калдырмый, түбән уйлардан ераклаштыра. Ир кешенең йөрәге шулай булдырылган ки, ул кайчак яңалыкка кызыга, үз хәләл җефетеннән икенче бер хатын-кызны артыграк күрә башлый. Кешенең җаны таныш һәм гадәти әйбердән арып китә торган үзенчәлеге дә бар. Гарәпләр әйтмешли, “гадәти туйдыра”. Кеше үзенең табигате белән яңага һәм гадәти булмаганга ашкына, хәтта яңасы гадәтидән яхшырак булмаса да.

Бу хатын-кызга да кагыла ала. “Әл-Әхзәб” сүрәсендә килгән Аллаһы Тәгаләнең сүзләре моны исбатлый: «Бу сезнең йөрәкләр өчен дә, аларның йөрәкләре өчен дә яхшырак». Күргәнебезчә, басым ир кешегә дә, хатын-кызга да ясала, чөнки теге як та, бу як та вәсвәсә һәм коткыга бирелә ала.

6. Тыйнаклык һәм оятны саклап калу

Хатын-кызның табигатенә Аллаһы Тәгалә үзенә бер төрле тыйнаклык һәм басынкылык салган, аның сакланып, яшерен торуда мохтаҗлыгы бар.

Хиҗап бу яклауны тәэмин итә: аны кию белән, хатын-кыз үзен куркынычсызлыкта булып хис итә, аның җаны тыныч була. Хиҗап ябынгач, хатын-кызны бозык кешеләрнең күз карашлары эзәрлекләми, оятсыз рәвештә урамда текәлеп карап утыручылар турында уйлар аны борчымый. Боларның барысына карата ул тыныч кала.

7. Хатын-кызга карата ихтирам һәм аның җәмгыятьтә алган урынына гадел бәяләмә

Исламга кадәр дәвам иткән җәһилият чорында хатын-кыз күп очракта күкрәк, муен һәм башка тән әгъзаларын каплап тормаган ачык кием кигән. Ул ирләр арасында чәчләрен капламыйча йөргән, үзенә игътибар иткәнне яраткан.

Ислам килү белән, Шәригать кануннары моны тыйган, бу турыда Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:

 وَلَا تَبَرَّجْنَ تَبَرُّجَ الْجَاهِلِيَّةِ

Мәгънәсе: “...Әүвәлге җаһилият (дәвере хатыннарының) бизәнүе кебек бизәнмәгез...“(«әл-Әхзәб» сүрәсе, 33-нче аять).

Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә хатын-кызның гүзәллеген әдәпсезлек һәм оятсызлыктан сакларга теләгән − түбән теләкләрне канәгатьләндерү чарасы кебек кенә күрмәсеннәр, аңа карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булсыннар өчен.

Әмма хиҗап хатын-кызның иҗтимагый тормышта катнашуын чикләми, ул фәнни һәм интеллектуаль өлкәдә дә үз өлешен кертә ала. Шул ук вакытта сокландырып кызыктыра, кайберәүләрне оятсызлыкка этәрә торган хатын-кызга хас җәлеп итүчәнлек сыйфатын яшерә.

8. Шикледән ерак тору.

Исламның иң әһәмиятле максатларыннан берсе – саф һәм эчкерсез кешеләрдән бөтен шөбһәле һәм шиклене читкә этәрү, затлы гаилә һәм нәселләрне аларның исемен һәм намусын хурлаган һәр нәрсәдән саклап калу.

Исламда гаепсез кешеләрне гаепләү һәм шикләрдән коткарып калуга аеруча игътибар ителә. Хатын-кызның исә чит ирләр каршында үзен һәм матурлыгын күрсәтеп йөрү теләге аның үз иренә карата булган ихлассызлыгын һәм тугры булмавын күрсәтә.

Чишенеп һәм тәннең төрле әгъзаларын күрсәтеп йөрү хатын-кызның тәүфигы һәм сафлыгында гаеп табу һәм шик тудыруга сәбәп була ала. Болар барысы да шакшылыкка якын, ә Аллаһы Тәгалә иманлы хатын-кызны мондый нәрсәдән арындырырга теләгән.

Хиҗап хатын-кызның вәлиенең нәзәкать билгесе, ул ир кешенең кыюлыгын, көнләшүен, кыз-бала тәрбияләнгән гаиләнең намусын сакларга омтылышын күрсәтә. Бу турыда Аллаһы Тәгаләнең сүзләре ишарәли:

 إِنَّمَا يُرِيدُ اللَّهُ لِيُذْهِبَ عَنكُمُ الرِّجْسَ أَهْلَ الْبَيْتِ وَيُطَهِّرَكُمْ تَطْهِيرًا

Мәгънәсе: “...Аллаһ сездән (гөнаһлардан барлыкка килгән) керне алырга һәм сезне (бөтен начарлыклардан) пакьләндерү белән чистартырга тели” («әл-Әхзәб» сүрәсе, 33-нче аять). Бу аятьтә сүз Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын) гаиләсе һәм хатыннары хакында, һәм гаилә белән нәселнең абруен саклау кирәклеге турында бара.

9. Гаиләне ныгыту һәм аның тотрыклылыгы

Гаилә җепләрен ныгыту Исламда зур игътибар бирелгән социаль максатларның берсе булып тора. Шәригать, хатын-кызның хиҗап киюен мәҗбүри иткәндә, ирләрнең, башка хатыннарның тәннәрен ачып йөргәнен күреп, аларны үз хатыны белән чагыштыра башлавын истә тота. Хәләл җефете ире өчен инде “гадәти” булганы белән, бу чагыштыру еш кына хатын файдасына булмый. Һәм бу вакыйга ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясый ала.

Шулай ук өйләнмәгән яшь егет, хиҗап кигән кызны күргәч, аның белән бердән-бер мөмкин булган мөнәсәбәт кору чарасы – өйләнү икәнлеген аңлый. Шулай итеп, хиҗап кешене гаилә корырга этәрә һәм гаиләнең иминлегенә уңай йогынты ясый.

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана