Бүген, Зөлкагъдә аеның 12-нче көнендә (3 июльдә), Диния нәзарәтендә “Ак кәгазьгә яңа тормыш” республикакүләм акциясенең нәтиҗәләре мәгълүм булды.
Искә төшереп узыйк, җәйнең беренче көнендә мөфтият “Ак кәгазьгә яңа тормыш” республикакүләм макулатура җыю хәйрия акциясен игълан иткән иде. Акция 2020 елның 1 июленә кадәр дәвам итте. Бу елгы акциянең әһәмиятле үзенчәлеге − Аллаһ исемнәрен искә алган, Коръән аятьләре һәм хәдисләр очраган китап һәм кәгазьләр кабул ителеп, оештыручылар аларны шәригать кануннары буенча яндырып утильләштерде. Кәгазьләрне аеруда 18-дән 60 яшкә чаклы 15 волонтер катнашты. Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, авырудан саклану чаралары кулланылды.
Казаннан кала акциягә Татарстанның Чүпрәле, Арча, Чистай, Әгерҗе, Спасс, Саба, Кукмара, Бөгелмә, Кайбыч һәм Әлки районнары кушылды. Шулай итеп, барлыгы 8 тонна кәгазь җыелды. Аларның 7,2 тоннасы (аять-хәдисләр очраганнардан башка) махсус кәгазь кабул итүче оешмаларга тапшырылды. Макулатура өчен 41416 сум акча алынды. Әлеге акча Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды карамагында булган авыр хәлдәге балаларны дәваларга юлланачак.
Әйтеп узыйк, татарстанлылар гарәпчә һәм иске имлә белән язылган борынгы китаплар да китерделәр. Алар өйрәнү һәм электрон форматка кертү өчен Диния нәзарәте белгечләренә тапшырылды.
“Ак кәгазьгә яңа тормыш” республикакүләм акциясенең нәтиҗәләре билгеле
03 июль 2020 ел 09:00
Соңгы яңалыклар
Мөфти җитәкчелегендә хәзрәтләр «десанты» гуманитар миссия белән Донецк һәм Луганск Республикаларына һәм солдатлар янына барып кайтты
18 ноябрь 2024 ел 11:11
Казанда ислам уку йортлары студентлары арасында BRICS илләре катнашындагы XVII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр
14 ноябрь 2024 ел 13:32
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы