БИАда беренче ислам фәннәре магистрларына дипломнар тапшырылды. Алар арасында Татарстан мөфтие һәм Буа мөхтәсибе дә булды

03 июль 2020 ел 15:10
БИАда беренче ислам фәннәре магистрларына дипломнар тапшырылды. Алар арасында Татарстан мөфтие һәм Буа мөхтәсибе дә булды

Бүген, Зөлкагъдә аеның 12-нче көнендә (3 июльдә), Болгар ислам академиясендә беренче ислам фәннәре магистрларына диплом тапшыру тантанасы узды. Магистрлар "Дини оешмаларның дин әһелләре һәм хезмәткәрләрен әзерләү" юнәлеше "Ислам фәннәре" профиле буенча әзерлек узды. 23 бәхетле магистр дипломы ияләре арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, шулай ук Татарстаннан берничә имам һәм мөгаллим дә бар иде.

Тантанада Россиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәтТаҗеддин, Болгар Ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов, ТР Президенты Аппараты эчке сәясәт Департаментының дини оешмалар белән багланышлар Идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов һ.б. бар иде. Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, тантана таҗлы вирус инфекциясеннән саклану чараларын күреп уздырылды.

Гадәт буенча тантана Коръән Кәрим уку белән башланды. Изге аятьләрне Ак мәчетнең имамы Али хәзрәт Тазиев укыды. Алга таба сүз мөхтәрәм кунакларга һәм рәсми затларга бирелде.

Беренче булып Болгар академиясенең ректоры Данияр Абдрахманов сүз алды: “Күбегез Болгар ислам академиясендә укыган елларын сагынып искә алыр, дип уйлыйм, чөнки бу еллар уку белән генә түгел, дуслык, кызыклы вакыйгалар  һәм яңа ачышлар белән тулы булгандыр. Сезнең чыгарылышыгыз инде Академиянең сәхифәләрендә урын алды. Сез – беренче чыгарылыш, шуңа да бу сезнең өстегезгә бер җаваплылык сала. Алда сезне озын-озак юллар көтә, әмма сез һәрчак Академиягә таяна аласыз".

Соңыннан сүз Баш мөфтигә – Тәлгать хәзрәт Таҗеддингә бирелде. Чыгышында ул БИАның Россия өммәте өчен бик әһәмиятле икәнен әйтеп узды. “Сезне бу хәерле казанышыгыз белән – тәүге магистрлар чыгарылышы белән котлыйм. Болгар ислам академиясе булдыруга бик күп көч куелды, һәм бу проект Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән булдырылды һәм үсеш ала. Бүгенге чыгарылыш Академиянең тарих битләренә язылыр. Изге Китапта әйтелгәнчә, чын иман – ул кешеләр арасындагы үзара аңлашу, якыннарга мәхәббәт. Академияне тәмамлаган шәкертләр бу диварларны онытмас һәм остазларын олылап искә алыр, дип ышанам”, − дип ассызыклап узды Тәлгать Сафа Таҗеддин. “Академия диварларының теге ягында миллионлаган кеше сезнең аша дин турында радикаллар һәм экстремистлар бозарга теләгән дөрес мәгълүматлар алырбыз дип көтеп тора. Ниятегез нык булсын. Тормышның  авырлыклары иманыгызны какшатмасын. Тыйнак, әмма тугры булып, Аллаһ сүзен йөртегез, һәм гыйлемегезне арттырыгыз”, - дип тә өстәде ул.

Аннан БИАның беренче магистрларыннан булган мөфти – Камил хәзрәт Сәмигуллин сүз алды. Ул да илебезнең һәм республикабызның җитәкчеләренә БИА проектын чынга ашырган өчен рәхмәт әйтте һәм чыгарылган шәкертләргә берничә нәсихәт бирде: “Без хәзер фән магистрлары булсак та, киләчәктә докторлар булсак та, моның белән генә эш барыбер чикләнми. Безнең алда яңа мөмкинлекләр ачыла. Әле китапханәләрдә күп өйрәнелмәгән кулъязмалар, белем алырлык күп фәннәр бар”.

Журналистлар белән әңгәмәдә Камил хәзрәт бүгенге тантана турындагы шәхси борчулары белән дә уртаклашты: “Бүген бик үзенчәлекле көн, чөнки беренче тапкыр БИАда безнең үзебездә укыган магистрларлар чыгарыла. Алар БИА ачылган елны укырга керделәр һәм бүген менә магистратураны тәмамладылар. Дулкынлану һәм борчылу хисләре хәтта шатлыктан артыграк та, чөнки доктор дәрәҗәсе диссертациясенең темасын сайларга кирәк”, − диде ул. Сүз уңаеннан, магистр диссертициясен Камил хәзрәт гарәп телендә “Зәйнулла ишан Рәсүлевның дини карашлары: “Рисалә Хыдыйрия” җыентыгына таянып” дигән темага яклады. Аның фәнни җитәкчесе – Казан ислам университетының гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы җитәкчесе, доцент Габдулла хәзрәт Әдһәмов булды.

Беренче магистрларга карата яхшы теләкләр юллап Болгар академиясе остазлары да кушылды. Бөтен чыгышлардан соң БИА ректоры Данияр Абдрахманов 23 магистрга дипломнар тапшырды. Аннан кунаклар ак мәчеткә юл тотты, Тәлгать хәзрәт Таҗеддин имамлыгында җомга намазы укыдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы