Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” эфирында яңа тапшырулар чыкты

06 июль 2020 ел 09:37
Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” эфирында яңа тапшырулар чыкты

"Хозур ТВ" беренче мөселман телеканалында яңартылган тапшырулар челтәре эшли башлады.  

Татар сүзләренең килеп чыгышы һәм мәгънәсе белән тамашачылар “Сүз эчендә хикмәт бар” тапшыруында таныша алалар. 

Аллаһы Тәгаләнең гүзәл исемнәре турында татарча “Иң гузәл исемнәр”, русча «Самые прекрасные имена» тапшырулары башланды. 

“Беренче хаҗым” программасында хаҗилар мөһим сәфәрнең тәэсире һәм хәтирәләре белән уртаклашалар.  “Актуальные вопросы. Хадж” тапшыруында “сорау-җавап” форматында кызыклы видеороликлар булачак. 

“Учимся совершать хадж” анимацияләнгән видеороликта хаҗ дәверендә кылынган төп хәрәкәтләр һәм кагыйдәләр турында сөйләнә. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашкан “Имам онлайн” проекты хәзер русча да чыга башлады. Мессенджерлардагы чат форматында эшләнгән кыска видеороликларда мөселманнарны борчыган әһәмиятле темалар күтәрелә. 

Корбан-бәйрәм бәйрәме алдыннан бу вакыйгага багышланган “Актуальный вопрос” тапшырулары,  “Мәслихәт” программасының махсус чыгарылышлары һәм Корбан бәйрәменең мөһимлеге һәм Гарәфә көненең  бөеклегенә багышланган программалар дөнья күрәчәк.  

 ТР МДН-нең “Хозур ТВ” телеканалын huzurtv.ru сайтында, App Store яки Google Play-дан мобиль кушымтаны  телефонга күчреп яки кабель операторының абоненты булып карап була.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы