Корбан бәйрәме алдыннан “Хозур ТВ” телеканалы бәйге игълан итә

06 июль 2020 ел 09:08
Корбан бәйрәме алдыннан “Хозур ТВ” телеканалы бәйге игълан итә

Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Диния нәзарәтәненең “Хозур” нәшрият йорты иң матур котлау текстларына бәйге игълан итте. Иң яхшы котлау текстлары Корбан бәйрәме открытка рәвешендә бастыралачак. Шулай ук җиңүче авторларга китап җыентыклары бүләк ителәчәк.  

Дизайнерлар ясаган котлау хатлары махсус Корбан бәйрәменә багышлап чыгарылачак. Теләүчеләр аларны “Хозур” нәшрияты кибетендә сатып алырга мөмкин, шулай ук Islam-Today.ru һәм социаль челтәрләрдә аларны бушлай күчереп булачак. 

Бәйгедә катнашу өчен котлау текстларын түбәндәгечә җибәреп була: 

1. Шигъри формада русча яки татарча котлау язарга. 

2. Инстаграмда Islam-Today.ru аккаунтына @islam_today_huzur язылырга 

3. Бәйге игълан ителгән пост астында язган текстыгызны исем-фамилиягезне күрсәтеп урнаштырырга 

Игътибар! Котлауларны кабул итә торган соңгы көн – 2020 елның 10 июле. 

4. Элемтәдә булыр өчен Direct-ны ачарга онытмагыз. 

Иң матур шигырьләрне компетентлы жюри әгъзалары сайлаячак. Нәтиҗәләр 2020 елның 15 июлендә Islam-Today.ru аккаунтында игълан ителәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы