Нәзарәтнең “Зәкят” фонды үзенчәлекле балалар белән онлайн-дәресләр үткәрә

09 июль 2020 ел 15:19
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды үзенчәлекле балалар белән онлайн-дәресләр үткәрә

Кичә, Зөлкагъдә аеның 18-нче көнендә (9-нчы июльдә), «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» үзәгендә фонд карамагында тәрбияләнүчеләр өчен онлайн форматта чираттагы дәрес үтте. Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, апрель аеннан башлап дәресләр оффлайн форматтан Zoom платформасына күчте.

Онлайн-дәресләргә фонд карамагында тәрбияләнүче үзенчәлекле балалар йөри. Дәресләрне атнасына өч тапкыр "Хәят" үзәге педагог-психологлары, шулай ук кул эше буенча педагоглар үткәрә. Дәресләрне үткәрү өчен фонд белгечләре уртача 5 кешелек төркемнәр оештырды. Моннан тыш, тәрбияләнүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, педагоглар, төп дәресләрдән тыш, индивидуаль дәресләр дә үткәрәләр.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы