Мөфти Ютазыда булды. Эш сәфәре район җитәкчелеге белән очрашудан башланды

11 июль 2020 ел 15:11
Мөфти Ютазыда булды. Эш сәфәре район җитәкчелеге белән очрашудан башланды

Бүген, Зөлкагъдә аеның 20-нче көнендә (11-нче июльдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы районына эшлекле сәфәр кылды. Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле, бу мөфти хәзрәтнең беренче сәфәре булды, һәм ул республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге мөселманнары тормышындагы сөенечле вакыйгалар белән бәйле иде. Беренчедән, биредә үз-үзеңне читләштерү режимы чорында Иске Каразирек авылында янган мәчет төзекләндерелеп сафка басты һәм ул бүгеннән дин кардәшләребез өчен рәсми рәвештә үз ишекләрен ачып җибәрде. Икенчедән, "Фәнис" мәдрәсәсендә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Әлеге күркәм тантаналар башланып киткәнче, Камил хәзрәт Сәмигуллин район үзәгендә – шәһәр тибындагы Урыссу эшчеләр бистәсендәге дини вәзгыять белән танышу максатыннан район имам-мөхтәсибе һәм район җитәкчелеге белән очрашулар үткәрде. Татарстан мөселманнары башлыгы Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин белән район хакимияте бинасында күреште. Әлеге рәсми очрашуда, шулай ук, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә имам-мөхтәсибе, Көньяк-көнчыгыш төбәк казые Рамил хәзрәт Хөснетдинов катнашты. Әңгәмә барышында сүз мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, эшчәнлеге һәм башкалар хакында барды. Моннан тыш, райондагы "Фәнис" мәдрәсәсенең ныклы дини белем һәм тәрбия бирүдәге роле уңай яктан ассызыклап үтелде, аның нигезле тирән гыйлем алган кадрлар белән Ютазы районын гына түгел, тирәк-як төбәкләрне дә тәэмин итүе билгеләп үтелде. Шулай ук район җитәкчелеге быелның гыйнвар аенда хатын-кызлар арасында үткәрелгән Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесен үткәрү һәм оештыру эшләрен югары дәрәҗәдә башкарганы өчен мөхтәсибәткә һәм нәзарәткә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Хакимият белән бергәлектә кулга-кул тотынып эшләү һәм хезмәттәшлек алып баруның уңай мисалы итеп 4-нче апрель көнне янган Иске Каразирек авылы мәчетен торгызу да аталды. Әлеге мөбарәк Аллаһы йортын торгызу эшләре беренче көннән үк район җитәкчелеге белән киңәшеп алып барылды. Гыйбадәтханәнең аяныч хәлдә калуы җирле мөселманнарны гына түгел, бар республика өммәтен тетрәндерде. Фаҗига булу белән үк, Аяз Әдип улы урынга барып ситуацияне өйрәнә, самоизоляция шартларында барлык кирәк-яракларны алу, китертү буенча, транспорт, төзелеш техникасын бирү буенча ярдәм кулын суза. Нәтиҗәдә, мөхтәсибәт тырышлыгы, нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды, район җитәкчелеге, авыл һәм бөтен республика халкы ярдәме белән мәчет бүген сафка басты. Очрашу үрнәк булган бердәм хезмәттәшлекне дәвам итү, өммәтебез һәм республика халкына иминлек, бәрәкәт сорап дога кылу белән тәмамланды. Мөфти хәзрәт Марат хәзрәтнең тизрәк савыгуын, сәламәтләнүен теләде. Ул район, мөселманнар тормышында актив катнаша, барлык чараларны югары дәрәҗәдә оештыру өчен зур өлеш кертә, дип белдерде мөфти.

Сөйләшү ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин район җитәкчесе Аяз Әдип улына, район мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшинга яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм барлык дини мәсьәләләргә битараф булмавы өчен рәхмәтләрен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы