Мөфти “Фәнис” мәдрәсәсенең 35 шәкертенә дипломнар тапшырды

11 июль 2020 ел 18:03
Мөфти “Фәнис” мәдрәсәсенең 35 шәкертенә дипломнар тапшырды

Татарстан мөфтиенең Ютазы муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында биредә тагын бер күркәм вакыйга булды. Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсенең 35 чыгарылыш шәкертенә Камил хәзрәт Сәмигуллин тантаналы рәвештә дипломнар тапшырды. Әлеге чара, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, мәдрәсә ишегалдында уздырылды. Көндезге уку бүлегендә белем алган 23 шәкерт һәм читтән торып укыган 12 укучы битлек һәм перчаткалардан, метр ярым ара калдырып ачык һавада үз урыннарын алды. Чарага җыелучыларны мәдрәсә мөдире, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин, имам-мөхтәсибләр һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләде. 

Беренче булып Марат хәзрәт чыгыш ясады һәм ул Татарстан мәдрәсәләренең өстенлекле якларына тукталып үтте. “Бездә көндезге бүлектә укучылар мәдрәсәдә һөнәри дини белем алып чыгалар һәм шул ук вакытта мәктәпне дә тәмамлыйлар”, – дип билгеләде ул. Республикадагы ислам уку йортларының тагын бер көчле ягы буларак ул коронавирус пандемиясе шартларында тулы күләмдә дистанцион белем бирүгә күчүне атады. Марат хәзрәт мәдрәсәләрнең эшчәнлеген алып баруда ел дәвамында финанс ярдәм күрсәтеп торганы өчен, нәзарәткә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Безнең Татарстандагы мәдрәсәләр пандемия чорында да эшчәнлекләрен туктатмады, сигез мәдрәсә дә дистанцион укытуны оештыра алды. Укыту гына түгел, имтиханнар, диплом эшләрен яклау да дистанцион форматта үтте. Камил хәзрәт кул астында эшләүчеләр боларның барысын да тормышка ашыру өчен зур көч куйды. Аллаһы разый булсын, Камил хәзрәткә зур рәхмәт”, – дип белдерде.

Аннары тәбрикләү сүзләрен җиткерү һәм дипломнар тапшыру өчен сүз мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде. Ул үзенең чыгышында белем алуның әһәмиятен билгеләп үтеп, бишектән ләхеткәчә белем алырга чакырды. Ул уку йортларында болгар бабаларыбыз тарафыннан рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан әзерлек чаралары алып баруның әһәмиятенә тукталып, Коръән укуның 10 кыйраәтен дә белгән белгечләр (курра-хафизлар) әзерли башлау буенча ниятләре белән уртаклашты. “Белем алуның максаты, өстенлеге – Аллаһының ризалыгына ирешү. Алган белемнәрегез белән гамәл кылыгыз. Җимеш бирми торган агач хәлендә калырга язмасын", – дип теләкләрен җиткерде һәм дипломнарны тапшырды. Тантанадан соң белем алучылар һәм мәдрәсә исеменнән чыгышлар ясалды, укучылар рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Очрашу Коръән укып дога кылу белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы