Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды аз керемле гаиләләргә бала арбалары бүләк итте

14 июль 2020 ел 16:04
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды аз керемле гаиләләргә бала арбалары бүләк итте

Бүген, Зөлкагъдә аеның 23-нче көнендә (14-нче июльдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләргә бала арбалары бүләк итте. Бик яхшы хәлдәге 6 арба “Зәкят” хәйрия фондына битараф булмаган казанлылар тарафыннан бирелгән. Алар барысы да фонд тәрбиясендә булучыларга тапшырылды: ялгыз аналар, күп балалы әниләр һәм Казанда яшәүче үзенчәлекле балаларның әти-әниләренә тапшырылды. Моннан тыш, арбалардан кала, мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары да тапшырылды, чөнки пандемия нәтиҗәсендә күпләр эшсез калды. Азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, тәм-томнар, шикәр, макарон һәм чәй керде.

Әгәр сезнең бу игелекле эштә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасы номерына 4817 7601 6652 0787 (карта “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атамуратовна исемендә) акча җибәрә аласыз.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы