Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында “ЭКОшлюз” дезинфекцияләү җайланмасы куелды. Ул Татарстанда беренчеләрдән булып мөфтият бинасына урнаштырылды, аны җитештерүчеләр дини оешмага бүләк итеп бирде.
Әлеге җайланма Казан шәһәрендә эшләнә һәм ул бик күп өстенлекләргә ия. Вирус һәм бактерияләр кешенең киемендә, тәнендә һәм чәчендә сакланырга мөмкин. “ЭКОшлюз” җайланмасы ярдәмендә кеше 3-5 секунд эчендә дезинфекция үтә. Ул барлык патогенлы микроорганизмнарны, шул исәптән туберкулез, ОРВИ, N5N1, H1N1 вирусларын, коронавирусны, чума, холера, себер язвасы китереп чыгаручы бактерияләрне һәм башкаларны юк итә. Җайланма барлык ГОСТ таләпләренә җавап бирә. Бүген әлеге җайланманы җитештерүчеләр аның белән файдалану тәртипләре белән таныштырдылар, инструктаж үткәрделәр.