УФСИНның ТР буенча идарәсендә республикабызның төзәтү учреждениеләрендә Корбан бәйрәмен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

17 июль 2020 ел 11:01
УФСИНның ТР буенча идарәсендә республикабызның төзәтү учреждениеләрендә Корбан бәйрәмен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә түгәрәк өстәл форматында эшлекле очрашу узды, аның эшендә УФСИНның ТР буенча идарәсенең дин тотучылар белән эшләү мәсьәләләре буенча җитәкче ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев, ТР мөфтие киңәшчесе һәм республикабызның УФСИН каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов һәм иҗтимагый эшчәнлек буенча аның хезмәттәше, “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев һәм Татарстанның төзәтү учреждениесенең үзара хезмәттәшлек алып баручы җитәкчеләре катнашты.

Чара кысаларында хезмәттәшлек алып баруның көнүзәк мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, алга таба эшчәнлек алып баруның өстенлекле юнәлешләре һәм бурычлар да билгеләнде. Аерым алганда, түгәрәк өстәлдә Корбан бәйрәмен үткәрү мәсьәләләре каралды. Быел әлеге бәйрәм коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу чаралары күреп үткәреләчәк.

31 июльдә бөтен дөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтәчәк, ул Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә җәза үтүчеләрне дә читләтеп үтмәячәк.

Бу көнне мөселманнар сый-нигъмәтле өстәлләр әзерли. Бу көнне мохтаҗларга ярдәм итү хуплана.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, УФСИН белән килештереп, тикшерү изоляторларына һәм республика колонияләренә корбан итләре кертәчәк, аннан пылау әзерләячәкләр.

Бәйрәм мәҗлесе мөселманнар өчен генә түгел, Татарстанның җинаять-җәза системасы учреждениеләрендә җәза үтүче барлык хөкем ителүчеләр өчен дә оештырылачак.

Фикер алышу барышында ТР буенча идарәсенең дин тотучылар белән эшләү мәсьәләләре буенча җитәкче ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев билгеләп үткәнчә, иректән мәхрүм итү урыннарында дини конфессияләр вәкилләренең дөрес куелган эше бик мөһим. Ул эшчәнлек алып барганнары өчен дин әһелләренә рәхмәтен белдерде.

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте материаллары буенча

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы