Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: "Корбан бәйрәме – мохтаҗларга карата рәхимле-шәфкатьле булу чагылыш тапкан көн ул"

20 июль 2020 ел 16:34
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: "Корбан бәйрәме – мохтаҗларга карата рәхимле-шәфкатьле булу чагылыш тапкан көн ул"

Бүген, Зөлкагъдә аеның 29-нчы көнендә (20-нче июльдә), «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Корбан бәйрәме көннәрендә ветеринария-санитария буенча иминлекне тәэмин итүгә багышланган матбугат конференциясе узды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашты.
Журналистлар каршында беренче булып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин чыгыш ясады һәм Корбан бәйрәме уңаеннан махсус корбан чалу урыннарында һәм шәхси хуҗалыкларда ветеринария таләпләрен, хайваннарның йогышлы авырулардан азат булуын тәэмин итү максатыннан нинди чаралар күрелүе белән таныштырып үтте.

Ветеринария белгече аңлатып узганча, Корбан бәйрәменә Татарстанга хайваннарның йогышлы авырулары таралу куркынычы буенча имин булмаган төбәкләрдән сарыклар алып кайтырга рөхсәт ителмәячәк. Россиядә сарык һәм кәҗәләрдә ящура авыруы буенча имин булмаган 33 төбәк бар, шул исәптән алар арасында Татарстанга күрше булган Самара һәм Оренбург өлкәләре дә. Бруцеллез буенча Россиянең 24 төбәге имин түгел дип санала, шул исәптән Ленинград, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Оренбург өлкәләре. Габделхак Госман улы ассызыклап узганча, әлеге имин булмаган төбәкләрдән республикабызга сарыкларны кайтарту тыела. “Әгәр бу төбәкләрдән сатучылар ветеринария-озату документларын рәсмиләштерергә теләсәләр, "Меркурий" системасы моны эшләргә мөмкинлек бирмәячәк. Татарстан хайваннар арасында таралу мөмкин булган барлык йогышлы авырулар буенча имин төбәк булып тора”, – дип ачыклык кертте Габделхак Мотыйгуллин.

Алга таба Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин чыгыш ясады. Ул 2020 елда пандемия шартларында Корбан гаете намазын һәм Корбан бәйрәмен үткәрү, мохтаҗларга итне тарату тәртипләре, нисаб күләме һ.б. мәсьәләләр буенча аңлатмалар биреп үтте. Рөстәм хәзрәт беренче чиратта дин кардәшләребезне 31-нче июль көнне мәчетләргә бәйрәм намазына соңга калмыйча килергә – иртәнге 3.30 сәгатькә килеп җитәргә чакырды. “Коронавирус пандемиясе шартларында мәчетләребезгә гает намазын булдыра алганча күбрәк ачык һавада үткәрергә тәкъдим иттек. Мәчетләр эчендә җәмәгать катгый рәвештә 1,5 метр ара калдырып тезелеп намазга басачак. Моннан тыш, саклык чаралары күрү өчен, Татарстан мөфтие урынбасары, намазга килгәндә мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән килергә чакырды. Рәсми рәвештә Татарстан мәчетләрендә иртәнге сәгать 3.45-тә Корбан гаете вәгазьләре башланачак. Ә гает намазы сәгать 4.15-кә билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4.30-дан корбан чала башларга мөмкин.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 16 000 сумны тәшкил итә. Рөстәм хәзрәт үзенең чыгышында шулай ук корбан итен тарату мәсьәләләренә дә тукталып үтте: “Финанс һәм матди кыенлыклар кичерүче кешегә корбан итен үз гаиләсенә тотудан бернинди дә зарар юк.  Әгәр дә 16 мең сум күләмендә нисабка ия булган, уртача матди хәлгә ия кеше корбан итен өч өлешкә бүлеп тарата ала. Ә бай кеше үз исеменнән корбан чалып, бар итен дә мохтаҗларга тарата ала. Корбан бәйрәме – мохтаҗларга карата рәхимле-шәфкатьле булу чагылыш тапкан көн ул».

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы