Мөфти БИА мөгаллиме шәех Мөхәммәд Айман әз-Захрави белән очрашты

21 июль 2020 ел 15:28
Мөфти БИА мөгаллиме шәех Мөхәммәд Айман әз-Захрави белән очрашты

Бүген, Зөлкагъдә аеның 30-нчы көнендә (21-нче июльдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә ислам фәннәре докторы, шәех, Болгар ислам академиясе профессоры, ислам хокукы һәм ислам хокукы методологиясе мөгаллиме Мөхәммәд Айман әз-Захрави белән очрашты.

Мөхтәрәм кунак беренче чиратта Камил хәзрәтне Болгар ислам академиясенең магистратурасын уңышлы тәмамлавы белән тәбрикләде. Ул аның беренче тапкыр гарәп телендә җентекләп Зәйнулла ишан Рәсүлевның “Рисалә Хыдыйрия” хезмәтен өйрәнүен, биредә бай фәнни мәгълүматлар җиткерелүе, бу чыганакка киләчәктә галимнәр дә мөрәҗәгать итәчәк кыйммәтле хезмәт булуын ассызыклап узды. Камил хәзрәт үз хезмәтендә татарлар арасында XIX–XX гасырларда суфичылык, Хәнәфи фикһе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләре хакында үз хезмәтендә ачып сала. Камил хәзрәтнең диссертациясе «Рисалә Хыдыйрия» китабын бөтен фәнни мөселман киңлегенә таныта.

Камил хәзрәтнең хезмәтенә рәсми рецензент буларак БИА остазы, шәригать фәннәре докторы (PhD) Әл-Зәһрави Мөхәммәд Әйман бәя биргән иде.

Камил хәзрәт М.Захрави нәзарәтнең Коръән мәгънәләренең татар теленә  тәрҗемәсе – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын әзерләү, “Хозур” нәшриятының һәм “Хозур-ТВ” телеканалының, «Даруль-ифта» сall-үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Шәйх Мөхәммәд Айман әз-Захрави исә академия белгечләре, укытучылар тарафыннан нинди ярдәм күрсәтә алу, ни рәвешле бердәм хезмәттәшлек алып бару юллары хакында сүз алып барды.

Ахырдан Болгар академиясе остазы, шәйх Мөхәммәд Айман әз-Захрави җылы кабул итүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Беренчедән, бик зур рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, Казанга килгән саен без мөфтияткә керергә тырышабыз, безне бик матур бина – Галиев мәчете комплексы каршы ала. Без Камил хәзрәт белән шәригать мәсьәләләре һәм фикъһка караган сораулар буенча киңәшәбез, ул бик гыйлемле кеше. Ул мөфти буларак бөтен Татарстан өммәтен дөрес юлдан алып бара. Һәрвакытта җылы каршы ала. Һәрбер кеше белән уртак тел таба. Безне бар яктан бик шатландырып тора. Минем үземә нәзарәттә ул Мәрҗани китапларын күрсәтте. Мин үзем фикъһ буенча белгеч булгач, без академиядә фикъһ мәсьәләләрен өйрәнгәндә Мәрҗанинең фәтваларына мөрәҗәгать итәбез. Мәрҗанинең китапларын басма хәлдә күргәч бик шатландым. Мөфти Камил хәзрәткә, аның командасына, “Хозур” нәшриятына ислам мирасын саклау һәм өйрәнү буенча зур эш баркарганы өчен зур рәхмәт!”

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы