Камил хәзрәт Сәмигуллин Фәрит Фарисов белән очрашты

24 июль 2020 ел 15:24
Камил хәзрәт Сәмигуллин Фәрит Фарисов белән очрашты

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 3-нче көнендә (24-нче июльдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин янәдән Мәскәү татар автономиясе җитәкчесе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Фәрит Фарисов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Көрәш Федерациясе вәкилләре – Россия Көрәш Федерациясенең Маркетинг буенча директоры Рөстәм Хәсәншин һәм Россия Көрәш Федерациясенең башкарма директоры Ришат Мөбарәкҗанов катнашты.

Бүгенге очрашуда хезмәттәшлек алып бару турында өч яклы меморандум проекты каралды – очрашуда катнашучылар аның предметы турында фикер алышты. «Без татарларның көрәш сәнгатен, татарларның көрәш биюен, татарларның көрәш киемен һ.б. торгызырга ниятлибез. Һәм бүгеннән эшкә керешеп башлаган проектларны киләсе ел Сабан туена әзер килеш күз алдына китерергә телибез”, – дип билгеләп үтте Мәскәү татар автономиясе җитәкчесе, “Сабантуй-2020 онлайн”ның оештыру комитеты рәисе Фәрит Фарисов.

Ул билгеләп үткәнчә, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе шулай ук «Кызыклы кешеләр белән интервью» проектын алып бара (барлык видеоларны «Автономные Татарские Объединения Мира» сайтында карарга мөмкин – atom.tatar). Әлеге проект кысаларында Татарстан мөфтие интервью бирде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күппланлы эшчәнлеге, яшьләр сәясәте һ.б. турында сөйләде. Гомумән алганда, Камил хәзрәт үз эченә меңгә якын кешене алган волонтерлык хәрәкәте, төрле форумнар, мөселманнар өчен спорт ярышлары, ислам лекторияләре, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән “I’MAN” һәм “Яшь килен” яшьләр проектлары һ.б. турында сөйләде.

Бүгенге очрашуда катнашучылар онлайн рәвештә узган Мәскәү Сабантуена анализ ясадылар. «Тәкъдим ителгән иң яхшы проектлар арасында 10 бик яхшы чыгыш булды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче бишлеккә керде. Ул татар кылычы куллану осталыгын күрсәтте», – дип искәртте Фәрит Фарисов. Һәм ул Камил хәзрәткә “Мәскәү Сабантуе” бәйрәмен үткәрүдә нәтиҗәле хезмәттәшлек, татар һәм башкорт халкының традицияләрен ныгытуда зур өлеш керткәне өчен рәхмәтен белдерде. «Сабантуй-2020 онлайн» чарасының оештыру комитеты рәисе Фәрит Фарисов сүзләренә караганда, быел онлайн Сабантуйны караучылар саны 1 350 000 кешене тәшкил иткән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы