“Хозур ТВ”, ТНВ, "Россия1" телеканалларында, мөфтият һәм "Татар-информ" сайтларында Казанның Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәме күрсәтеләчәк

29 июль 2020 ел 09:28
“Хозур ТВ”, ТНВ, "Россия1" телеканалларында, мөфтият һәм "Татар-информ" сайтларында Казанның Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәме күрсәтеләчәк

Бу елның 31 июлендә дөньядагы барлык мөселманнар иң олы бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен каршылый. Бәйрәм рухы һәр йортка керсен һәм милләттәшләребез дин кардәшләргә кушылып гает куанычын тоя алсын өчен, Казан шәһәренең Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәменең турыдан-туры трансляциясе оештырылачак. Татарстан мөселманнарының башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда “ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм “Хозур ТВ” телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.

Республиканың гает хөрмәтеннән узган төп чаралары Галиев мәчетеннән 31 июльдә иртәнге сәгать 3.30-ан күрсәтелә башлаячак. Бу вакытта Коръән укуны ишетеп булачак. 3.45-тә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гадәттәгечә Татарстан өммәтенә гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк. Аңа ияреп җәмәгать белән укылган гает намазын иртәнге 4.15-тә карап булачак.

Корбан гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин. 31 июль көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул 15.05 сәгатьтә, «ТНВ Планета» каналында 12.20 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Галиев мәчетендә узган гаетнең язмасын "Россия 1" телеканалында сәг. 9.00-дә карап булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана