“Зәкят” фонды күп балалы гаиләләрне табигать кочагында ял иттерде

28 июль 2020 ел 15:31
“Зәкят” фонды күп балалы гаиләләрне табигать кочагында ял иттерде

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 7-нче көнендә (28-нче июльдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды күп балалы гаиләләр өчен ял итү чарасы оештырды. Әлеге вакыйганы балалар да, аларның әти-әниләре дә күптән көтеп алган иде, чөнки пандемия аркасында алар күп вакытларын өйдә үткәрергә мәҗбүр булды, әти-әниләренең дә ял итү чараларын оештырырга вакытлары һәм матди-финанс мөмкинләре булмады. Әлеге чараны “Зәкят” фонды Казансу елгасы яр буенда үткәрергә карар кылды. Беренче чиратта мастер-класс һәм табигать кочагында ашау-эчү, су коену максат итеп куелган иде. Аллаһының рәхмәте белән балаларның күңелен күрергә теләп, Руслан Апаров исемле кардәшебез балаларны катерда түләүсез йөртергә ниятен белдерде. Төрле яшьтәге егермеләп бала чиратлашып көймәгә утырдылар һәм Казансуны берничә тапкыр әйләнеп чыктылар. Катерның хуҗасы иң әүвәл аларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды һәм жилетлар кидерде. Шулай итеп, көн дәвамында берничә рейс ясаган арада, балалар мастер-класста катнаштылар, агачтан төрле кул эшләнмәләре ясадылар. Төшке аш вакыты җиткәч, табигать кочагында туклану оештырылды. Бала-чага «Софра-кебаб» кафесыннан бүләккә пицца, шулай ук исемен күрсәтергә теләмәгән хәйрияче җибәргән җиләк-җимешләр белән сыйландые. “Зәкят” фонды хезмәткәрләре әлеге акциягә “Саф һава” дип исем бирде һәм алар аны даими рәвештә үткәрергә кирәклеккә басым ясап таралыштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы