Татарстан Мөфтие РФ Катар Дәүләте илчелеге вәкилләрен кабул итте

28 июль 2020 ел 17:17
Татарстан Мөфтие РФ Катар Дәүләте илчелеге вәкилләрен кабул итте

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 7 көнендә (28-нче июльдә), нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдән килгән мөхтәрәм кунакларны – Катар илчелегенең беренче сәркатибе Рәшид әфәнде Мәҗид А. М. Әл-Соваиди һәм Россия Федерациясендә Катар Дәүләтенең мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре өчен җаваплы 3-нче сәркатибе Абдулла әфәнде Йосыф Әл-Саайны каршы алды. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясендә Катар Дәүләтенең илчелеге тарафыннан гамәлгә куелган Катар һәм Россия мәдәниятләре арасында халыкара агентлык һәм медиатор вәкилләре катнашты.

Мөхтәрәм кунакларны каршы алып һәм ихлас сәламләп, мөфти хәзрәт Катар илчелегенең Мәскәү шәһәрендәге вәкилләрен бик теләп Татарстан мөселман өммәте тормыш-яшәеше, нәзарәтнең төп эш юнәлешләре, республикабыздагы дини вәзгыять, татар дин галимнәренең мирасы белән таныштырды.

Очрашу барышында мәдәни-дини багланышларны үстерүгә кагылышлы фикерләр әйтелде. Мисал өчен, Катар дәүләте вәкилләре Россиядә гарәп теле буенча конкурс уздыру буенча теләкләрен җиткерде. Әлеге бәйгенең финалын 2021 елда Казанда үткәрү күздә тотыла. Моннан тыш, нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты белән хезмәттәшлек алып бару, мөселман кинофильмнары, видеороликлар белән алмашу турында сүз барды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларны “Хозур-ТВ” мөселман телеканалы эшчәнлеге, “Даруль-кутуб” электрон китапханәсенә дини мирасны урнаштырып бару нечкәлекләре, китаплар нәшер итү һәм Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен әзерләү турында сөйләде. “Татарстан – Ислам диненең бишеге булып тора. Биредән бик күп мөфтиләр, хәзрәтләр чыккан”, – дип аңлатып узды һәм нәзарәтнең бүлекләре, Галиев мәчете комплексы буенча экскурсия үткәрде, төзекләндерелеп килүче “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен күрсәтте.

Моннан тыш, Татарстан мөфтие Катарның Мәскәүдәге илчелеге вәкилләренә «Даруль-ифта» call-үзәге һәм аның эшчәнлегенең кайбер нәтиҗәләре хакында сөйләде. «Даруль-ифта» – шәригатьнең теге яки бу мәсьәләләре буенча фәтвалар чыгару өчен махсус булдырылган күпканаллы call-үзәк. Теләге булган һәркем эш көннәрендә сәгать 10.00нан 16.00га кадәр 8 800 222 7667 номерына шалтыратып, үзен борчыган сорауларга бик теләп җавап ала. Күпканаллы линиягә мөрәҗәгать итүчеләр белән шәригать белгечләре төрле телләрдә аралаша.

Очрашу ахырында киләчәктә үзара хезмәттәшлек алып бару юнәлешләре һәм мөмкинлекләре буенча үзара килешү проекты төзү хакында сүз алып барылды. Мөфти кунакларга очрашу истәлеге итеп “Хозур” нәшрияты бастырган иң кыйммәтле китапларны тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы