Мөфти “ЗаБег.РФ” йөгерешендә катнашты

02 август 2020 ел 13:27
Мөфти “ЗаБег.РФ” йөгерешендә катнашты

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 12-нче көнендә (2-нче августта), бөтен ил буйлап дөньядагы иң күпсанлы йөгерүчеләр катнашындагы "ЗаБег.РФ" йөгереше узды. Әлеге чарада Татарстан башкаласы да читтә калмады. Йөгерергә теләүчеләр алдан теркәлү узып, “Ак Барс Арена” стадионына килде һәм стартка кузгалды. Махсус кием һәм тамгалар белән йөгерү дистанциясенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да кузгалды. Ул 10 км аралыкта көчен сынады һәм яхшы нәтиҗә күрсәтеп, дистанцияне 56 минут эчендә йөгереп узды. Әйтергә кирәк, “ЗаБег.РФ” йөгереше, 2017 һәм 2018 елларда, катнашучылар саны һәм аларның уртача тизлеге нәтиҗәләре буенча, Россиянең йөгереш башкаласы исеменә иреште. Камил хәзрәт Сәмигуллиннан тыш, чарада республикабызның бүтән хәзрәтләре дә катнашты.

Татарстан мөселманнары башлыгы Timerman ярышларын калдырмыйча 2018 елдан бирле даими катнашып килә. 2019 елның маенда Казан марафонында ул 42,2 км араны уңышлы узды. 2019 елның 6 октябрендә ул зур йөгерү фестивале кысаларында узучы Казан милли ярыммарафонында катнашты. 21,1 км араны ул 2:11:46 нәтиҗәсе белән килде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы