Нәзарәт “Болгар мәдәниятләр диалогы. Волонтёрлык хәрәкәте: Россия һәм ислам дөньясы илләре тәҗрибәсе” видеоконференциясендә катнашты

06 август 2020 ел 14:21
Нәзарәт “Болгар мәдәниятләр диалогы. Волонтёрлык хәрәкәте: Россия һәм ислам дөньясы илләре тәҗрибәсе” видеоконференциясендә катнашты

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 16-нчы көнендә (6-нчы августта), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Болгар мәдәниятләр диалогы. Волонтёрлык хәрәкәте: Россия һәм ислам дөньясы илләре тәҗрибәсе” халыкара җәйге мәктәп видеоконференциясендә катнашты. Әлеге чарада Мәскәү, Казан, Дагыстан, Мисыр һ.б. волонтерлык хәрәкәтләре вәкилләре катнашты. Пленар утырышта "MislimVol" мөфтият волонтёрлык хәрәкәте тәҗрибәсе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова таныштырды.

Үзенең чыгышында Айгөл ханым Татарстан мөфтиятенең волонтёрлар белән эшләү тәҗрибәсе хакында сөйләп узды. Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтёрлары базасында меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның яше – 14 яшьтән 80 яшькә кадәр. Ел саен алар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дистәләгән социаль проектын оештыруда һәм уздыруда катнаша: традицион Республикакүләм ифтар, мохтаҗлар өчен гошер сәдакасы һәм корбан итләрен җыю һәм тарату, “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясе, “Экстремизмга юк!” айлыгы, “Ислам. Беренче адымнар” проекты һәм башкалар.

Болардан тыш, Айгөл ханым волонтёрлык эшендә тагын бер мөһим юнәлешне популярлаштыру һәм үстерү зарурлыгын билгеләп үтте: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү өчен ихтыярчылар җәлеп итү. Үзенең мөрәҗәгатендә Айгөл ханым халыкара җәйге мәктәптә катнашучыларны бу юнәлештә эшләү юллары турында бергәләп уйларга чакырды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100