Татарстан мөфтие Әлмәттә узган Россиякүләм триатлон ярышларында катнашты

08 август 2020 ел 18:37
Татарстан мөфтие Әлмәттә узган Россиякүләм триатлон ярышларында катнашты

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 18-нче көнендә (8-нче августта), Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты кысаларында «Әлмәт триатлоны – TIMERMAN» стартлары узды.

Бөтенроссия ярышларында шәрәфле катнашучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Ул йөзү буенча, шулай ук шәһәр буенча вело- һәм йөгерү этабы сынауларын уңышлы үтеп, финишка килде.

Финишта Татарстан мөселманнары башлыгын хәзрәтләр - республикабызның Көньяк-Көнчыгыш төбәге имам-мөхтәсибләреннән торган җанатарлар төркеме каршы алды.

Камил хәзрәт өчен триатлонда катнашу беренче спорт тәҗрибәсе иде һәм бу аның атлетика өлкәсендәге казанышлары җыелмасын тулыландырды. Элегрәк ул башка стартларда да актив катнашты. Узган атнада, 2 августта, ул Казанда "ЗаБег.РФ" синхрон дистанцион йөгерүдә уңышлы чыгыш ясап финишка килде. 2018 һәм 2019 елларда Казан милли ярыммарафоны кысаларында Камил хәзрәт 21,1 км дистанцияне йөгереп узды. 2019 елның язында «Казан марафоны»нда ул 42 км араны чапты. Шул ук елны Камил хәзрәт «Ночная Казань – 2019» йөгерешендә катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы