Норлатта татар теле курсларында белем алучыларга сертификатлар тапшырылды

11 август 2020 ел 16:31

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 21-нче көнендә (11-нче августта), Норлат шәһәренең Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә 2019-2020-нче уку елында татар теле курсларында катнашкан балаларга сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Әлеге чарада 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге 30 бала катнашты. Уку елы барышында – 15-нче октябрьдән алып апрель ахырына кадәр татар теле курсларында 50 бала белем алды һәм аларга 3 мөгаллим дәрес бирде. Коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, укулар март ахырында дистанцион форматка күчте, шул исәптән сертификатларны тапшыру вакыты да кичектелде. Бүгенге очрашуда балаларны Тәгълим үзәгенең укытучылар коллективы исеменнән татар теле мөгаллиме Земфира ханым Мортазина сәламләде һәм 30 балага башлангыч курсларны узу хакында сертификатлар тапшырды. Моннан тыш, Норлат мөхтәсибәте тарафыннан укучыларга тәм-томнар һәм уку кирәк-яраклары (дәфтәр, ручкалар) салынган пакетлар да бирелде. Норлат районы имам-мөхтәсибе урынбасары Якуб хәзрәт татар телен өйрәнүнең әһәмияте хакында нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бушлай татар теле курслары 20 мәйданчыкта, шул исәптән республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәрелде. Дәресләр атнага ике тапкыр уздырылды, расписание укучыларның тәкъдимнәрен исәпкә алып, күпчелек кеше өчен уңайлы вакытны сайлап төзелде. Укыту курсы 48 академик сәгатьтән торды һәм 30 апрельгә кадәр дәвам ителде. Март ахырыннан илебездә кертелгән үз-үзеңне читләштерү режимы шартларында укулар дистанцион рәвештә үткәрелде.

Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелде. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырылды.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барды. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана