Татарстан мөфтиятенең “Зәкәт” хәйрия фонды мохтаҗларны ризык белән тәэмин итүне дәвам итә. Шулай итеп, бу атнада да азык-төлек җыелмалары физик мөмкинлекләре чикле булганнарга, берүзе яшәүче өлкәннәргә, ялгыз аналарга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, шәкертләргә бушлай таратылды. Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 23-нче көнендә (13-нче августта), Казанда яшәүче 25 кеше ашамлыклар пакеты алды. Җыелмада он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр һәм татлы ризыклар, макарон һәм чәй бар иде. Азык-төлек күчтәнәчләреннән тыш, фонд карамагында тәрбияләнүчеләргә нәзарәт тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен тапшырдылар.
Мохтаҗларга бу рәвештә ярдәм итү “Зәкят” хәйрия фондында республикада коронавирус пандемиясе аркасында үз-үзеңне чикләштерү режимы кертелгәч башланган иде, һәм булышу хәзер дә дәвам итә. Акча кергән саен ТР МДН-нең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек таратуны оештыра.
Әгәр сезнең бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 4817 7601 6652 0787 (Борһанова Майя Атамуратовна – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.
Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».
Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!