Бүген, Мөхәррәм аеның 1-нче көнендә (20-нче августта), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Казанның Галиев мәчетендә Коръәннең ун кыйраәте буенча дәресләр башланды. Дәресләргә барлык таләпләргә җавап биргән 12 хафиз сайлап алынды – алар Коръәнне тулысы белән ятлаучылар һәм гарәп телен яхшы үзләштерүчеләр. Ун кыйраәтне өйрәнү дәресләрен алучы хафизлар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар.
Беренче дәрескә килүчеләрне сәламләп, мөфти хәзрәт кыйраәтләрне өйрәнүнең әһәмиятенә тукталып үтте. Татар дин галиме Муса Җаруллаһ Бигиев үзенең “Коръән тарихы” дип исемләнгән китабында болай дип әйтә: “Минем өчен шунысы ачык ки: өммәтебезгә җиткерергә һәм дини мәктәпләрдә укытырга тиешле булган ислам фәннәреннән Коръән уку төрләре фәнен әш-Шатыбиның “әл-Касыйд” һәм Ибн әл-Җәзариның “Тайиб” дәрәҗәсендә укыту тора. Чөнки безне бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә илтүче ислам диненең нигезе – ул Коръән. Шуңа күрә, безнең бурычыбыз – Коръән белән бәйле булган әйберләрне белергә омтылу”. Муса Бигиев “һәрбер мәдрәсәдә һәр шәкерт иң ким дигәндә шатыбия дәрәҗәсендә булса да кыйраәтләрне белергә тиеш” булуын ассызыклап уза. Шатыбия – җиде кыйраәт буенча китап дигән сүз. Димәк, гади генә бер шәкерт җиде кыйраәтне белергә тиеш дигән сүз.
Дәресләрне Казан ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәге мөгаллиме, Татарстандагы бердәнбер ун кыйраәт белгече Раушан хәзрәт Йосыпов алып бара. Ул Ливанда Трипол шәһәрендә Әл-Җинән университетында дүрт ел дәвамында белем алган һәм ун кыйраәт буенча иҗазәт алуга ирешкән – аның чылбыры исә Пәйгамбәребезгә ﷺ барып тоташа.
Раушан хәзрәт беренче дәресне ачып җибәреп, гыйлемнәрнең иң бөекләреннән Коръәнне һәм Коръән белән бәйле гыйлемнәрне өйрәнү торуын ассызыклап узды: “Коръән белән бәйле мөһим фәннәрнең берсе – кыйраәтләрне өйрәнү – ул безгә Коръәнне тәфсир һәм гарәп теле ягыннан яхшы аңларга булыша. Әлеге фәннең төп китабы булып “Шатыбия” тора”. Ул күп илләрдә басыла. Нәзарәт тарафыннан Татарстанда кыйраәт белгечләрен әзерләү өчен “Шатыбия” китабының Казан басмасы файдаланылачак. Ул Казанда 1907 елда Муса Бигиев тарафыннан басмага әзерләнә һәм бертуган Кәримовлар типографиясендә басыла. Әлеге китапның репринт басмасы укучылар өчен махсус рәвештә нәзарәтнең “Хозур” нәшрифтында янәдән бастырылды. “Шатыбия” китабының авторы имам әш-Шатыби (һиҗри буенча 538 елда туган), аны җиңел ятлау һәм аңлау өчен, ул хезмәтен шигырь формасында язган. Шул рәвешчә әлеге китапны ятлау җиңел бирелә.
Раушан хәзрәт Йосыпов бүген ун кыйраәтнең укылышы бәян ителүче “Шатыбия” китабы буенча кереш дәрес үткәрде. Раушан хәзрәт әлеге фәнне өйрәнү өчен шәкертләрдән игътибарлылык, сабырлык кебек сыйфатлар кирәк булуын ассызыклап узды. Төп шартлар булып шулай ук хафиз булу һәм гарәп телен яхшы белү тора.
Кыйраәт буенча дәресләр якынча ике ел дәвам итәчәк.
Моңа кадәр татарстанлылар Коръәнне нигездә «Хафс ган Гасым» кыйраәте буенча укыйлар иде. Татарстанда кыйраәт белгечләрен әзерләп чыгару өчен махсус төркем булдыру Коръән буенча белемнәрне тирәнәйтәчәк һәм кыйраәт белгечләрен Россия күләмендә тәрбияләп, үстереп чыгарырга ярдәм итәчәк.
Шунысы мөһим: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте республикабыз өчен Коръән кыйраәтләре буенча белгечләр әзерләүдә нәтиҗәле һәм эзлекле эш алып бара. Мисал өчен, Казанның “Рәшидә” Коръән өйрәнү үзәген тәмамлап, Ливанда әл-Җинән университетында белем алган Раушан Йосыпов 10 кыйраәт буенча белгеч дәрәҗәсенә иреште. Моннан тыш, Татарстан өчен Коръән кыйраәтләре буенча белгечләр әзерләүдә ирешелгән килешүләр нәтиҗәсендә, Төркиянең “Хасеки” югары әзерлек үзәгендә белем алучы янә бер Коръән белгече Кәлам Шәрифнең 10 кыйраәтен тулысынча үзләштереп республикабызга әйләнеп кайтачак.
Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин исә Коръән-Кәримне Гасыйм кыйраәтенең Шүгъбә риваяте буенча укытырга мөмкинлек бирүче таныклыкка ия. Гасыйм кыйраәте – Коръәнне кычкырып уку белән бәйле булган ун кыйраәтнең берсе, ул Кәлам Шәрифне укуда ике төргә ия: аларны имам Гасыймның шәкертләре – Хафс һәм Шүгъбә тапшырган. Россия дин белгечләре арасында иң киң таралган Коръән уку төре булып Гасыймнан килгән Хафс риваяте санала. Камил хәзрәт алган иҗазәт исә аның Шүгъбә риваятен үзләштерүен раслый. Шул рәвешле, мөфти хәзрәт Хафыс һәм Шүгъбә риваятьләреннән торган Гасыйм кыйраәтенең белемнәренә тулысы белән ия.