Мөфти катнашында Түбән Кама мөхтәсибәтендә ике яңа мәчет ачылды

25 август 2020 ел 16:17
Мөфти катнашында Түбән Кама мөхтәсибәтендә ике яңа мәчет ачылды

Бүген, Мөхәррәм аеның 6-нчы көнендә (25-нче августта), Түбән Кама мөхтәсибәтендә күркәм вакыйга – берьюлы ике яңа мәчет ачылды. Аллаһы йортлары беренче тапкыр Ширәмәт һәм Үчкә авылларында калкып чыкты һәм бүгеннән дин кардәшләребез өчен тулы куәтенә үз ишекләрен ачып җибәрде. Истәлекле тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һ.б. катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет ачылышы тантанасында катнашучыларны һиҗри исәп буенча яңа ел башлану белән тәбрикләде. Ул мөхәррәм аеның фазыйләтләрен җиткереп, Гашүрә көне якынлашу турында искә төшерде. Әлеге истәлекле көн уңае белән җомга-шимбә яки шимбә-якшәмбе көннәрендә ураза тотарга киңәш итте. Ислам динендә, яһүдиләрдән аерылып тору өчен, ике көн ураза тоту гадәте булуын ассызыклады. Үз чыгышында мөфти хәзрәт мәчетләр төзүнең әһәмияте хакында нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

Түбән Кама мөхтәсибәтендә бүген беренче булып Ширәмәт авылы мәчете ачылды. Моңа кадәр биредә мәчет булмаган. 2009 елда ширәмәтлеләр бергә җыелып мәчет төзү фикеренә киләләр һәм 2011 елда мәчет төзелешен башлап җибәрәләр. 2020 елга барлык төзелеш, әйләнә-тирәне ямьләндерү эшләрен тәмамлана, бар уңайлыклары булган тәһарәтханәсе дә булдырыла. Агач мәчет үзенә берьюлы 50-60 кешене сыйдыра ала.

Икенче мәчет Үчкә авылында ачылды. Ул шулай ук әлеге авылда беренче мәчет. Аны төзү эшләре 2018 елның июль аенда башлана. Мәчет барлык алдынгы технологияләрне кулланып, кирпечтән төзелә, цоколь каты да ясала. Намаз залына 60-70 кеше сыя. Биредә юыну, белем алу өчен бар мөмкинлекләр бар. Әлеге ике мәчет тә Түбән Кама районы халкының матди булышлыгы, иганачеләрнең финанс ярдәме белән төзелде.

Ширәмәт һәм Үчкә авылларында мәчет ачылганнан соң мөфти хәзрәт һәм кунаклар Борок авылы мәчетенә барып өйлә намазында катнашты.

Хәзерге вакытта Түбән Кама мөхтәсибәтендә 23 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100