Татарстан мөхтәсибәтләрендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе уза

26 август 2020 ел 11:53
Татарстан мөхтәсибәтләрендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе уза

Балаларның мәктәпкә барырга санаулы көннәре калды. 1-нче сентябрь – Белем көне мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр өчен истәлекле көн. Бу уңайдан республикабыз мөхтәсибәтләре республикакүләм “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясенә кушылды. Әлеге чара барышында мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә әзерләнүче аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балаларга мәктәп өчен беренчел кирәк-яраклар тутырылган букчалар, спорт костюмнары тапшырыла.

Мисал өчен, Арча мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган акция “Мәктәпкә мәшәкатьсез” дип исемләнде. Әлеге чара кысаларында беренче сыйныфка баручы, матди яктан мөмкинлекләре чикле булган, авыр финанс хәл кичерүче гаиләләрдә тәрбияләнүче башлангыч класс укучыларына барлык уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп букчалары тапшырылды. Портфельләрне бүләк итү тантанасы Арча Үзәк мәчетендә район хәзрәтләре катнашында узды. Уку кирәк-яраклары мәчеткә йөрүче җирле халык һәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнде. Букчалар бик бай: анда барлык дәфтәрләр, альбомнар, каләм-пумалалар, буяулар, фломастерлар, пеналлар, төсле кәгазьләр урын алды. Шулай итеп, бүгенге көндә Арча мөхтәсибәте тарафыннан мәктәпкә әзерләнүче 40 балага ярдәм күрсәтелде.

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе шулай ук Сарман, Чистай, Балык бистәсе, Әлки, Минзәлә, Әлмәт, Кама тамагы, Апас, Спас, Лениногорск, Югары Ослан, Алабуга, Чирмешән, Мамадыш, Алексеевск, Питрәч, Кайбыч, Ютазы, Мөслим, Чаллы, Нурлат, Азнакай мөхтәсибәтләрендә узды. Иртәгә Бөгелмәнең, җомга көнне Менделеевскиның Үзәк мәчетендә балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылачак.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан да үткәрелә. Әлеге акция кысаларында изге җомга көнендә (28-нче августта) Татарстанның күп балалы, аз керемле һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары – канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар тапшырылачак.

Әгәр сезнең бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 4817 7601 6652 0787 (Борһанова Майя Атамуратовна – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы