Бүген, Мөхәррәм аеның 8-нче көнендә (27-нче августта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикабызның Менделеевск районына сәфәр кыла. Биредә дин кардәшләребез күптән көтеп алган сөенечле вакыйга булды – яңа мәчет ачылды.
Камил хәзрәт Татарстан районнарына эшлекле сәфәрен Менделеевск мөхтәсибәте эшчәнлеге белән танышудан башлады. Мөфтине район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев каршы алды һәм әлеге төбәктә ислам үсеше өлкәсендәге төп яңалыклар белән таныштырды: ул Менделеевск Үзәк мәчетендә тулы куәткә ремонт эшләре бару, “Хөсәин” мәчете төзелеше турында сөйләде, мөхтәсибәт тарафыннан алып барылган социаль эшчәнлеккә, аерым алганда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясенә нәтиҗәләр ясады. Әлеге хәйрия чарасы барышында мөхтәсибәт ике мохтаҗ мөселман гаиләсенә ярдәм күрсәтте. Барлык уку кирәк-яраклары тутырылган ике портфель иртәгә җомга намазыннан соң тапшырылачак.
Аннары республикабызның төрле почмакларыннан килгән кунаклар, хәзрәтләр, район хакимияте вәкилләре бүгенге көннең төп вакыйгасына – Татар Әхтиял авылы мәчете ачылу тантанасына юнәлде.
Тантана Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин тарафыннан Коръән сүрәләре укылу белән башланып китте.
Изге, ихлас теләкләрен катнашучыларны сәламләп, Менделеевск мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев җиткерде: “Мәчетләребез тулып торсын! Иман йортлары авылларыбызга нур бирә. Балаларыбыз да мәчетләргә килер, без хәзер алар өчен якты киләчәк әзерләп калдырабыз!”
Аннары мәчет ачылышы тантанасына җыелган халык алдында тәбрикләү чыгышы һәм вәгазь белән Татарстан мөфтие чыгыш ясады. Ул Җәннәткә һәм тәмугка керү юллары хакында үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде, исерткеч эчемлекләр, азартлы уеннар, тәмәке алу яисә зина кылу кебек гөнаһлардан ерак торырга, намаз укырга, ураза тотарга, Аллаһыны һәрвакыт искә алу өчен мәчетләрдән өзелмәскә чакырды, Коръән укырга өйрәнергә нәсихәтләде: “Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ шулай дип өндәгән: “Коръән укыгыз, чөнки ул, дөреслектә, аны укыганнар өчен Кыямәт көнендә шәфәгатьче булыр”. Шуннан соң Камил хәзрәт нәзарәт исеменнән мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Тантана тәмам булганнан соң мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров җәмәгать белән бергә күмәк рәвештә дога кылды.
Мәчет ачу чарасына Менделеевск районы җитәкчесе Валерий Чершинцев, күрше-тирә районнардан шулай ук Әгерҗе, Алабуга, Чаллы, Мамадыш мөхтәсибләре килде, күпләгән кайткан кунаклар, авыл халкы катнашты. Ирек хәзрәт Татарстан мөфтиен әлеге мәчет төзелү тарихы белән таныштырып узды. Аның сафка басуы өчен шушы җирлектән чыккан Рәхимә апа Хәертдинова зур көч куя. Аңа 90 яшь булуга да карамастан, ул мәчет төзелешенә зур күләмдә финанс ярдәме күрсәтә. Шулай ук шушы җирлектә гомер кичерүче Алмаз һәм Айдар Хөснетдиновлар, Рөстәм Хисаметдинов, Фәссәхетдин Фәтхетдинов, Ленар Шәйхеләхмәтов, Рафаил Әхмәтшин һ.б. изге эшкә кардәшләребез хәләл малларыннан өлешләрен кертте, төзелеш эшләрендә шәхсән үзләре катнашты. Мәчетне төзү эшенә авыл халкы 2017 елда кереште, мәчетнең мәйданы – 64 квадрат метр, ул үзенә берьюлы йөз кешене сыйдыра ала. Бүгенге көндә Менделеевск районында 12 мәчет эшли.
Өйләдән соң Татарстан мөселманнары башлыгы төзекләндерүдән соң Алабуганың “Нур” мәчете ачылышында катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, сишәмбе көнне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында шулай ук Түбән Кама районы Ширәмәт һәм Үчкә авылларында яңа мәчетләр үз ишекләрен ачып җибәрде.