Мөфти Милләт җыены делегатларына «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары аша мөрәҗәгать белән чыкты

29 август 2020 ел 14:31
Мөфти Милләт җыены делегатларына «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары аша мөрәҗәгать белән чыкты

Бүген, Мөхәррәм аеның 10-нчы көнендә (29 августта), ТАССРның 100-еллыгын билгеләп үтү кысаларында Казанда Милләт җыены узды. Чарада Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән һәм Татарстаннан 500ләп вәкил катнаша. Пленар утырышта ТР Президенты  Рөстәм Миңнеханов булды. Милләт җыенына мәртәбәле кунак булып шулай ук Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин та килде. 

Мөфти карары белән Милләт җыены делегатларының барысына да "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" басмалары бүләк итеп таратылды. Китаплар махсус тираж белән мөфтиятнең "Хозур" нәшриятында бастырылды. Китаплар аша Камил хәзрәт милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дип мөрәҗәгать белән чыга. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы