Бүген, Мөхәррәм аеның 10-нчы көнендә (29 августта), ТАССРның 100-еллыгын билгеләп үтү кысаларында Казанда Милләт җыены узды. Чарада Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән һәм Татарстаннан 500ләп вәкил катнаша. Пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Милләт җыенына мәртәбәле кунак булып шулай ук Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин та килде.
Мөфти карары белән Милләт җыены делегатларының барысына да "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" басмалары бүләк итеп таратылды. Китаплар махсус тираж белән мөфтиятнең "Хозур" нәшриятында бастырылды. Китаплар аша Камил хәзрәт милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дип мөрәҗәгать белән чыга.