29-30 август көннәрендә башкалабыз Казанда Кабан күленең яңартылган яры буенда узучы “Печән базары” фестивале ярминкәсендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды да катнаша.
Бүген көндезге уникедән җидегә кадәр фонд карамагында тәрбияләнүчеләр тарафыннан ясалган кул эшләнмәләре тәкъдим ителде. Алар татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте белән кызыксынучы фестиваль кунакларының игътибарын җәлеп итте. Барлык товарларны сатудан кергән акча “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларына ярдәм итү өчен тотылачак.