Мөфти нәзарәттә Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете җитәкчелеге белән очрашты

31 август 2020 ел 11:03
Мөфти нәзарәттә Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете җитәкчелеге белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 12-нче көнендә (31-нче августта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфа шәһәренең “Ихлас” мәхәлләсе советы рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең җитәкчесе, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин белән очрашты. Күрешү нәзарәттә узды һәм ул мәгариф, милли мәсьәләләр өлкәсендә багланышларны үстерүгә багышланды. Кунаклар, беренче чиратта, Казанда узган Республика көне чараларыннан һәм Милләт мәҗлесеннән алган тәэсирләре белән уртаклышты.

Очрашу барышында аерым игътибар ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хозур” Нәшрият йортында Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемәләре белән чыккан “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасына багышланды. Кунакларны, аерым алганда, китапның аудиоверсиясен Уфа мәчетенең дәгъвәт эшчәнлегендә һәм “Туган тел” телевизион каналында куллану мөмкинлеге кызыксындырды. Билгеле булганча, тәрҗемәләрнең аудиоверсиясе күренекле татар журналисты һәм нәфис сүз остазы Илдар Кыямов тарафыннан укылып, нәшриятта диск итеп әзерләнде һәм дөньяга чыкты. Беррәттән мөхтәрәм кунаклар Камил хәзрәт белән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын Уфада зурлап презентация үткәрү мөмкинлеге хакында сөйләште. 

Алга таба Башкортстаннан килгән милләттәшләр Камил хәзрәттән “Ихлас” мәчетендә тәхфиз (Коръән ятлау) үзәген ачу мәсьәләсендә киңәшләрен сорады. Камил хәзрәт аларны моннан өч ел элек “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә барлыкка килгән тәхфиз бүлеге тәҗрибәсе белән таныштырды һәм быел 7 шәкерт аны тәмамлап, дипломнарга ия булуы хакында сөйләде. 

Очрашу бүләкләр бирешү белән тәмамланды.

Быел март аенда, Татарстан мөфтияте игълан иткән Туган тел елы кысаларында, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Башкортстанда булды. Ул Уфаның “Ихлас” мәчетендә җомга намазын алып барды һәм дин кардәшләр алында тугал тел темасына вәгазь белән чыгыш ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы