Мөфти эш сәфәре белән Алабугага килде һәм район җитәкчесе белән очрашты

02 сентябрь 2020 ел 10:36
Мөфти эш сәфәре белән Алабугага килде һәм район җитәкчесе белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 14-нче көнендә (2-нче сентябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Алабуга районына эшлекле сәфәр кыла. Биредә бүген шәһәр тормышында гына түгел, республика күләмендә зур тарихи вакыйга — “Ихсан” (Әхлаклылык) урта гомуми белем бирү мәктәбе” хосусый белем бирү учреждениесе ачыла. Әлеге күркәм тантаналар башланып киткәнче, Камил хәзрәт Сәмигуллин Алабуга шәһәрендәге дини вәзгыять белән танышу максатыннан район имам-мөхтәсибе һәм район җитәкчелеге белән очрашулар үткәрде. Татарстан мөселманнары башлыгы Алабуга районы хакимияте башлыгы Рөстәм Нуриев белән район хакимияте бинасында күреште. Әлеге рәсми очрашуда, шулай ук, район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов катнашты. Әңгәмә барышында сүз мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, эшчәнлеге һәм башкалар хакында барды. Моннан тыш, мөфти Алабуга шәһәрендә бер атна дәвамында узган Х Мөселман яшьләре форумын югары дәрәҗәдә үткәрүдә һәм “Нур” мәчетен төзекләндерүдә ярдәм күрсәткәне өчен Рөстәм Мидхәт улына тирән хөрмәтен белдерде. Моннан тыш, җитәкчеләр “Ихсан” мәктәбе хакында да фикер алышты. Мәктәпне төзү беренче көннән үк Нәзарәт, район җитәкчелеге һәм мөхтәсибәт үзара киңәшеп алып барылды. 

Сөйләшү ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин район җитәкчесе Рөстәм Мидхәт улына, район мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм барлык дини мәсьәләләргә битараф булмавы өчен рәхмәтләрен белдерде.

Шушы минутларда Алабугада "Ихсан" мәктәбен ачу тантанасы бара. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы