Мөфти Алабугада татар телендә тәрбия бирүче “Ихсан” мәктәбен ачты

02 сентябрь 2020 ел 12:05
Мөфти Алабугада татар телендә тәрбия бирүче “Ихсан” мәктәбен ачты

Бүген, изге Мөхәррәм аеның 14-нче көнендә (2-нче сентябрьдә), Алабуга шәһәрендә күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды: биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында “Ихсан” (Әхлаклылык) урта гомуми белем бирү мәктәбе” хосусый белем бирү учреждениесе ачылды. 50 балага исәпләнгән мәктәпне ачу куанычын уртаклашырга дип тантанага күпләгән кунаклар, район хакимияте һәм мәгариф бүлеге җитәкчелеге, күрше-тирә районнарның имам-мөхтәсибләре, иганәчеләр, төзүчеләр килде. Мисал өчен, чарада Алабуга районы хакимияте башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов булды.

Үзенең сәламләү чыгышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гыйлем алуның әһәмиятен ассызыклап, нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Ул гамәлсез гыйлемне җимешсез агач белән чагыштырды. Аннары ул барлык фәннәрнең тәүхид турында сөйләвен ассызыклап узды. 

Әлеге белем бирү учреждениесен гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте. Ул Алабуга мөхтәсибәте тырышлыгы белән ачылган һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензиягә ия. Ике катлы мәктәп Алабуга шәһәрендә “Танайка - 2” микрорайонында урнашкан. Аның проекты 2016 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы һәм имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов башлангычы белән тормышка ашырыла башлый. Бина иганәчеләрнең матди ярдәме белән өч ел эчендә сафка басты, соңгы бер елда заманча ремонт ясалды һәм барлык уку кирәк-яраклары, җиһазлар, компьютер техникасы сатып алынды. Кирпечтән төзелгән бинаның мәйданы 850 квадрат метрны тәшкил итә һәм ул 50 укучыга исәпләнгән. Бүгенге көндә мәктәптә җылыту системасы көйләнгән һәм бина шәһәрнең үзәкләшкән җылы һәм салкын су линиясенә, канализациягә тоташтырылган, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча җавап бирерлек итеп әзерләнгән.

2020-2021-нче уку елында “Ихсан” мәктәбе I-IV сыйныфларга 15 бала кабул итте. Киләсе уку елына исә V-IX классларга да укучылар кабул итү планлаштырыла. Мәктәпнең өстенлекләренә килгәндә, биредә белем алучылар, мәктәп фәннәрен үзләштерүдән тыш, өстәмә белем бирү һәм сыйныфтан тыш эш кысаларында әдәп-әхлак дәресләрен дә алачак. Дини әхлак һәм әдәп дәресләре мәктәп янәшәсендә урнашкан “Шатлык” мәчетендә татар телендә дүшәмбедән шимбәгә кадәр бер сәгать күләмендә алып барылачак. Моннан тыш, “Ихсан” мәктәбе полилингваль юнәлештә эшләячәк, биредә укучылар татар, рус, инглиз, гарәп телләрен үзләштерәчәк.

Мәктәптә көненә өч тапкыр хәләл туклану, озынайтылган көн режимы каралган, спорт залы, ашханә IT-сыйныф бар. Урамдагы спорт мәйданчыгы ачылышка әзерләнә, анда волейбол, мини-футбол, баскетбол уйнарга, гимнастика белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылачак. Мәктәпкә укучыларны кабул итү ел дәвамында алып барылачак, төп өстенлек Алабуга шәһәре һәм районына бирелә.

Нәзарәтнең милли мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәсе Алабуганың “Ихсан” мәктәбе белән генә чикләнми. Бүгенге көндә Балтач районы Бөрбаш авылында “Ярдәм” малайлар пансионаты, Әлмәттә “Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Нур” мәктәбе эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы