Мөфтинең җомга нәсихәте: "Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләрен күреп яши белсәк иде"

11 сентябрь 2020 ел 09:59
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләрен күреп яши белсәк иде"

Хөрмәтле җәмәгать! Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!

Пәйгамбәребез ﷺ: «Ватанны сөю – иманнан», – дигән. Бу хәдистә мөселман кешесе Ватанын яратырга, аны кайгыртып яшәргә тиеш дигән фикер уза. Бу бик тә мөһим,  чөнки кеше үзенең бүгенге көне белән генә түгел, ә киләчәген кайгыртып яши. Кешене бүгенге көннең уңайлыклары гына түгел, ә киләчәк тормышның да камил, төзек, дөрес булуы кызыксындыра. Ил-көннәребез тыныч, имин булып торганда, җитеш тормышта яшәгәндә һаман зарланып, ризасызлык белдереп тору мөселман кешесенең эше түгел. Пәйгамбәребез ﷺ: «Әгәр кеше иртүк сау-сәламәт булып уянса һәм аның ашар ризыгы, кияр киеме булса, ул иң бай кеше инде», – дигән. Менә болар хакында фикер йөртсәк иде. Ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп, һәр яңа туган көнебезгә шөкер әйтеп, Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләрен күреп яши белсәк иде.

Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы