Мөфти Мәскәүдә мөселман эшмәкәрләренең бизнес сабантуенда катнашты

06 сентябрь 2020 ел 12:21

Бүген, Мөхәррәм аеның 18-нче көнендә (6-нчы сентябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә китте. Биредә ул Ислам бизнесының халыкара ассоциациясе (МАИБ) уздырган бизнес-сабантуйда мәртәбәле кунак буларак катнашты.

Бизнес сабантуе - ул нетворкинг форматындагы мөселман эшмәкәрләренең кризис шартларында табыш алу юллары буенча үзара тәҗрибә уртаклашу җыены. Эшлекле сессияләр намаз, спорт чаралары һәм шәхси бизнес-очрашулар белән аралаштырылды. Шунысы әһәмитле, оештыручылар җыенны дини вәгазьдән башларга булды.

Сәүдәне сөннәт буенча алып бару турында нәсихәтләрне җиткерү өчен чарага Татарстан мөселманнары башлыгы чакырылды. Камил хәзрәт катнашучыларга исламда акча эшләү һәм табыш алу кагыйдәләре аңлатты, Рәсүлебез ﷺ һәм аның сәхабәләренең мисалында (алар үзләре дә товар сату-алу белән дөнья көткәннәр) уңышлы эшмәкәр булу серләре хакында сөйләде. Ул шулай ук үз чыгышында татарлар арасында сәүдәгәрлек традицияләре көчле булганлыгын һәм ТАССРның 100-еллыгын искә алды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана