Татарстанда имамнар өчен квалификация үстерү курслары башланды

07 сентябрь 2020 ел 16:25
Татарстанда имамнар өчен квалификация үстерү курслары башланды

Бүген, Мөхәррәм аеның 19-нчы көнендә (7 сентябрьдә) Татарстанда имамнар өчен квалификация үстерү курслары башланып китте. Курсның программасы Казан ислам университеты тарафыннан  гамәлгә ашырыла, уку һәр яңа төркем өчен 10-ар көн дәвам итә. Беренче булып укуларга Лаеш һәм Буа районнары имамнары җыелды. 2020-2021 уку елы ахырына кадәр курсларны барлыгы республикабызның 400 имамы килеп узачак.

Уку вакытында имамнар киләсе дәресләр алачак: “Вәгазьнең нигезләре һәм имамның вазыйфалары”, “Гакыйдәнең нигезләре”, “Коръән уку тәртибе (тәҗвид)”, “Исламдагы агымнар һәм секталар”, “Гаилә һәм мирас хокуклары”, “Ислам шәригатенең хәзерге заман сораулары”. Дәресләрне Казан Ислам университеты мөгәллимнәре алып барачак. Курслар тәмамлангач, имамнарга квалификация үстерү турында таныклык тапшырылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы