Мөфти «Ислам турында уйдырмалар» исеме астында яңа мәкаләләр циклын башлап җибәрә

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Хөрмәтле укучылар, кадерле дин кардәшләр!

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең яңа мәкаләләр циклын тәкъдим итә. Хәзрәтнең авторлык язмалары «Ислам турында уйдырмалар» исеме астында чыга һәм динебез хакында булган мифлар, хаталы фикерләр һәм стереотипларны фаш итә. Мәкаләләрендә Камил хәзрәт киң җәмәгатьчелекнең мөселман гореф-гадәтләре һәм тормыш рәвеше турында сай белемнергә ия булуы, җимергеч мәгълүмати каналларга сукырларча ышануы, стереотипларга нигезләнеп, гомумиләштерүе, фикер йөртүе, нәтиҗәләр чыгаруы проблемаларын күтәрә. Моңа өстәп хәзрәт тагын Коръәнгә һәм Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтенә төрле илтифатсыз һәм килбәтсез аңлатмаларга Аллаһ Раббыбызның Хикмәтен ачык күрсәтүче хак фәнни дәлилләр дә китерә.

Ислам турында уйдырмалар

1-нче уйдырма. “Ислам мирас мәсьәләләрендә хатын-кызларның хокукларын чикли”

Ислам хатын-кызларның хокукларын кыса, ирекләрен чикли, дип динебезне гаепләргә тырышучылар байтак. Мисал буларак алар мал-мөлкәтне бүлү һәм мирас мәсьәләләрен китерергә ашыга, чөнки исламда хатын-кызларга ир-атларның мирас өлешеннән яртысы бирелә. Әмма үзләрен “яклаучылар” дип атаучы адәмнәр хокук ул мөмкинлекләр кенә түгел, ә башкалар алдында билгеле бер бурычлар икәнлеген дә онытып җибәрә. Җенесләр тигезлеге өчен көрәш байрагы астында еш кына, кызганычка каршы, ир һәм хатын төшенчәләренең асыл мәгънәсен бозып күрсәтәләр, алар арасындагы аермалыкларны күрмәмешкә салышалар, хәтта ки аларга күтәрә алмастай хокуклар һәм бурычлар йөклиләр. Һәм иң мөһиме - шушы ялган яклаучылар Аллаһы Тәгаләнең һәр әмере олуг бер хикмәткә ия булуын аңламыйлар. Әйдәгез, бу мәсьәләгә ачыклык кертик.

Ни өчен Аллаһы мирас мәсьәләләрендә хатын-кызлар ягында?

Аллаһы Тәгалә “Ән-Ниса” (Хатыннар) сүрәсенең 11-нче аятендә болай ди: “Аллаһ сезгә балаларыгыз хакында (шушы хөкемнәрне әмер һәм) васыять итә ки, ир балага ике кыз бала өлеше (бирелә) <...>”. Диндә надан булган кешеләр бу аятьтә хатын-кызларның социаль абруен түбәнәйтүне күрәләр. Аятьнең асыл мәгънәсе исә Исламның хатын-кызларга һәм ир-атларга карата гадел һәм объектив булуын күрсәтә. Чөнки мөлкәтне искә алынган аятьтәге рәвештә бүлү мирас мәсьәләләрендә бердәнбер кагыйдә түгел.

Исламда мирас өлешләре арасындагы аермалыклар төрле шартлар белән билгеләнә, мәсәлән, мирас калдыручының варислар белән туганлык дәрәҗәсе, варисларның чиратлылык хәле, йөкләнгән финанс бурычлар, мөлкәт белән файдалана белү һ.б. Бу аерымлыклар кешенең нинди җенес вәкиле булуына бәйле түгел һәм андый алшартлар да билгеләнмәгән.

Исламда мирас бүлгәндә килеп чыга торган бар очракларны да анализлаганда, хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк яки аларга тиң өлеш алуының утыздан артык вариантын күрсәтергә була. Шулай ук, хатын-кызларга мирас хокукы бирелеп, шундый ук статустагы ир-атларның андый хокуктан мәхрүм ителү очраклары да бар. Хатын-кызлар ир-атлардан кимрәк ала торган дүрт кенә очракны калган бар очракларга каршы кую – һич кенә дә гадел түгел.

Хатын-кызның мираска хокукы аның кеременә һәм тормыш дәрәҗәсенә бәйле. Менә шунда Раббыбызның олуг рәхмәте чагыла да инде - ир-атлар белән хатын-кызлар арасында мөнәсәбәтләрдә табигый, гармоник баланс урнаштыручы олуг рәхмәте!

Ислам кагыйдәләре буенча, зур даими керемнәре һәм яшәү дәрәҗәсе югары булса гына, хатын-кызның мирастагы өлеше кимрәк булырга мөмкин. Әгәр дә аның кереме, тормыш дәрәҗәсе түбән икән, ул мираста ир-атларга тиң яки алардан артык өлешкә ия була. Күрәсез ки, мирас бүлүдә хатын-кызларның хокуклары кысыла икән, моның Исламга катышы юк. Киресенчә, нәкъ менә Ислам урнашу белән Шәригать хатын-кызларга мираска мөлкәт алу хокукын биргән дә инде. Аллаһы Тәгалә болай ди: “Ата-ана һәм иң якыннар (үлеп, үзләреннән соң) калдырган нәрсәләрдән ирләргә дә бер өлеш бар, ата-ана һәм иң якыннар калдырган нәрсәләрдән хатыннарга да бер өлеш бар. Аның аз булганыннан да, күп булганыннан да (бу өлеш бирелергә тиеш). (Аллаһы Тәгалә мирасны) Билгеле өлешләр белән (бүлешүне фарыз кылды)”. (“Ән-Ниса” (Хатыннар) сүрәсе, 7-нче аять).

Олуг галим, танылган мөфәсссир, шәех әл-Шәгъравий хәзрәтләре Раббыбызның “... ир балага хатыннарга биргәннең ике өлеше бирелер...” дигән сүзләренә аңлатма биреп, болай ди: “Аллаһы Тәгалә мирас үлчәме буларак хатын-кыз өлеше каралуын теләгән һәм дә Ул: “Ирләрнең өлеше, үз чиратында, икенчел үлчәм буларак, хатын-кызлар үлчәменә тиңләп каралырга тиеш”, – дигән. Әгәр дә “хатын-кызларның өлеше ир-атлар өлешенең яртысына тиң” дип әйтелгән булса, үлчәм берәмлегенә нигез итеп ир-атлар өлеше алынган булыр иде. Ләкин аятьтә хатын-кызлар өлеше нигез булып тора. Ә кем дә кем “бу аять хатын-кызларның хокукын чикли торган беренче тигезсезлек” дип әйтә икән, без аңа: “Ә сез бу аять урнаштырган гаделлеккә күз салыгыз!” – дип әйтербез. Ир-атлар тәэмин ителергә тиешле хатын-кызларга мохтаҗ, ә хатын-кызлар тәэмин итәргә тиешле ир-атларга мохтаҗ. Шул рәвешле, ялгыз хатын-кызга ир-ат туганының мирасыннан ярты өлеше җитә. Ә кияүдә булган хатын-кызга мирасның үз өлеше дә тиеш, өстәп тагын ире тарафыннан да тәэмин ителү дә тиеш. Шулай булгач, кем отышлырак хәлдә соң? Әлбәттә, хатын-кыз! Аллаһы Тәгалә дә бу нисбәттән “... ир балага хатыннарга биргәннең ике өлеше бирелер...” дип хатын-кыз өлешен нигез итеп алган”.

Танылган шәехнең бу фикереннән чыгып, Исламның хатын-кызлар ягында булуы ачык күренә, бу мәсьәләдә ниндидер гаделсезлекнең, түбәнсетүнең эзе дә юк. Безнең әниләребез, хатыннарыбыз, апа-сеңелләребез, кызларыбыз үз өлешләрен алгач, аны тулысынча үз ихтыяҗларында гына сарыф итәләр, алар үз малларын кемгә дә булса тотарга бурычлы түгел. Ә менә ир-ат хатынын һәм балаларын тәэмин итәргә бурычлы. Шуңа күрә дә бу очракта “Әлеге мәсьәләдә Аллаһы нишләп хатын-кызлар ягында?” дип сорау кую күпкә урынлырак булыр иде. Шундый кагыйдәләр урнаштырып, Раббыбыз хатын-кызның абруен һәм кадерен күтәрә, аның җитеш тормышын саклый. Әгәр дә ул кияүдә булмаса, аның мирастан алынган өлеш хисабына яшәү мөмкинлеге булачак, ә әгәр дә инде ул кияүдә булса, ул – ире тәэмин ителешендә дә була, Аллаһы рәхмәте сыйфатында бу өлеш тә барыбер аңа бирелә («Тәфсир әш-Шәгърави», IV том, 2025-нче бит).

Исламда мирасның өлешләре ничек билгеләнә һәм ни өчен бу варисның кайсы җенес вәкиле булуына бәйле түгел?

Аллаһы Тәгалә мирас кайгыйдәләрен Үзенең Китабындагы күрсәтмәләр һәм Үзенең Илчесе ﷺ сүзләре аша урнаштырган. Аллаһы Тәгалә мирас калдыруны олуг гакылга нигезләнгән анык бер система итеп төзегән... Без бу мирас системасында гаделлекне, ачык үгет-нәсыйхәтләрне һәм Раббыбызның олуг рәхмәтен күрәбез.

Аллаһының олуг гакылы түбәндәгеләрдә чагыла:

1. Кешенең вафатыннан соң аның милке мәрхүмнең улларына, әнисенә, әтисенә, абый-энеләренә, апа-сеңелләренә калуын теләгән, чөнки алар – бу кеше өчен иң якын кешеләр.

2. Һәр кешегә мирасның билгеле бер өлеше тәгаенләнгән, бу исә, үз чиратында, варислар арасында төрле ызгыш-талашларны, каршылыкларны булдырмау өчен нигез булып хезмәт итә.

3. Ир-атларның өлеше күбрәк, чөнки аларга гаиләне тәэмин итү һәм милекне дөрес куллану бурычы йөкләнгән.

4. Ир-хатын мөнәсәбәте мирас мәсьәләләрендә Исламда якын туганлыкка тиңләнә, шул рәвешле никахлы мөнәсәбәтләргә зур хөрмәт күрсәтелә, мәрхүм исән булган вакытта хатынының (иренең) аңа карата мәхәббәт, тугрылык, дуслык күрсәтүе югары бәяләнә.

5. Туганнарына өлеш булган кебек, иреккә чыгарылган колга да элеккеге хуҗасының мөлкәтеннән өлеш чыгарылырга тиеш. Чөнки бу – аның элекке хуҗасына тугры хезмәт итүен тану, аңа күрсәткән бар яхшылыкларын исәпкә алып, шул гамәлләре өчен бу кешегә рәхмәт әйтү булып тора. Ягъни борынгы заманнарда ук Исламда иреккә чыгарылучы коллар турында кайгырту булган.

Исламда мирас калдыру – гадел система, Раббыбызның олуг Гакылы безне шул система буенча гамәл кылырга өнди, ә җәмгыятебез исә, тигезлек һәм гомуми бәрәкәткә ирешү өчен, шундый гадел системага мохтаҗ.

Исламда болай әйтелә: байлык һәм акчалар аерым төркем кешеләрдә генә тупланырга тиеш түгел. Бу – мирас мәсьәләләрен караган вакытта гына түгел, ә мөлкәткә кагылышлы бар Шәригать күрсәтмәләрендә дә ачык чагылыш алган.

Әл-Әзһәрнең мәртәбәле галимнәр шурасы әгъзасы, Мисырның элекке мөфтие, доктор Гали Җомга, мирастагы өлешләргә аңлатма биреп, болай ди: “Исламда мирас өлешләре варисларның кайсы җенес вәкиле булуына карап түгел, ә түбәндәге өч критерий буенча бер-берсеннән аерыла:

1. Мирас калдыручы белән варис арасындагы туганлык дәрәҗәсе һәм варисның кайсы җенес вәкиле булуына карамый. Бу исә туганлык дәрәҗәсе никадәр якынрак булса – мирастагы өлеш тә шулкадәр үк күбрәк, туганлык дәрәҗәсе никадәр ераграк – мирастагы өлеш тә шулкадәр үк азрак булуны аңлата. Моны түбәндәге мисалда күрергә була: мәрхүмә әнисенең бердәнбер кызы аннан калган мирасның яртысына ия була, ә аның әтисе, мәрхүмәнең ире – мирасның дүрттән бер өлешенә генә. Моның сәбәбе шунда: кызының әнисенә карата туганлык дәрәҗәсе иренең туганлык дәрәҗәсеннән якынрак исәпләнә, шуңа да туганлыгы якынрак булган варисның өлеше дә зуррак. Күрүебезчә, варисның нинди җенес вәкиле булуы бу вакытта бернигә дә йогынты ясамый.

2. Варисларның чиратлылык хәле. Үсеп килүче буынга караган варислар, кагыйдә буларак, тормыш ахырына якынлашып килүче буын вәкилләренә караганда мираста зуррак өлешкә ия булалар, чөнки, үсеп килүче буын вәкилләренә алдагы тормышларын кору өчен чыгымнар таләп ителә, ә өлкән буын вәкилләре андый мәшәкатьләрдән акрынлап арына баралар, аларга үз милекләрен варисларына мирас итеп калдыруга әзерләнергә кирәк. Моңа түбәндәге мисалларны китерергә була: кызы мәрхүм әтисенең мирасыннан әнисенә караганда күбрәк өлешкә ия була. Яки икенче бер мисал: мәрхүмнең кызы, ир туганы булган очракта, әтисенең әтисеннән күбрәк мираска ия була.

3. Гаиләне тәэмин итү бурычы. Бу хатын-кыз һәм ир-атның мирас өлешендәге аерымлыкка йогынты ясаган бердәнбер фактор булып торадыр, мөгаен. Ләкин әлеге аерма бернинди гаделсезлеккә, тигезсезлеккә, хатын-кызларны түбәнсетүгә, аларның җәмгыятьтә тоткан урынын төшерүгә китерми, бәлки, киресенчә.

Алда күрсәтелгән ике фактор буенча варисларның тоткан урыны тигез булган очракта, ягъни, туганлык дәрәҗәләре һәм чиратлылык хәлләре бер үк төрле булганда, гаиләне тәэмин итү бурычы өлешләрнең төрлечә бүленүенә бердәнбер сәбәп булачак. Шуңа бәйле рәвештә Аллаһы ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы бу аермалыкны мирас бүлешүнең бар очракларына да  гомумиләштермәгән, конкрет бер моментны гына билгеләп үткән.

Мондый тәртипнең хикмәте шунда: ир-атлар хатыннарын, гаиләләрен тәэмин итәргә бурычлы, ә аның кыз туганын тәэмин итү бурычы шушы хатын-кызның иренә йөкләнгән. Башкача әйткәндә, ир туганы белән чагыштырганда алган өлеше ике тапкыр кимрәк булуга карамастан, хатын-кыз варис бу өлешне тулысынча үзендә калдыра, чөнки ул гаиләне туйдыручы бурычыннан һәм чыгымнардан азат, бу бурыч һәм чыгымнар аның иренә йөкләнгән. Раббыбызның мондый зирәклеге, кызганыч ки, күпләр өчен билгеле түгел.

Ир-атларның кайбер финанс бурычлары:

1.Өйләнергә әзерләнү. Ир-ат гаилә корганга кадәр үк әлеге максаттан тотылачак финанс чараларына мохтаҗ. Иң беренче чиратта, бу – мәһер (никах бүләге). Аллаһы Тәгалә әйтә: “Хатыннарга мәһәрләрен бер фарыз (мәҗбүри бер бүләк) буларак бирегез <...>” (“Ән-Ниса” (Хатыннар) сүрәсе, 4-нче аять). Бу – хатын-кызлар белән никахка кергән вакытта ир-атлар башкарырга тиешле беренче бурыч. Хатын-кыз, үз чиратында, бу нисбәттән ир-атлардан аерыла, ир-атның булачак хатыныннан ул аңа өйләнгәне өчен аңа ни дә булса түләвен таләп итәргә хокукы юк.

2. Өйләнгәннән соң ир кеше хатынын кирәкле бар әйберләр белән дә тәэмин итәргә бурычлы, гәрчә хатынның үзендә иренннән аермалы буларак акчалар булган очракта да. Ир кеше хатынына: “Үзең өчен үз акчаларыңны тот”, – дип әйтергә хокуклы түгел, ә хатынының акчаларын үзе өчен тоту турында әйтеп тә торасы юк. Ислам хатын-кызны бөекли, ул аның мөлкәтен саклый, ире өчен үз байлыгын тоту бурычын куймый, аны ире тәэмин итәргә тиеш.

3. Ир кешегә туганнары һәм якыннарына ярдәм итү җаваплылыгы да йөкләнгән.

Югарыдагы барлык сәбәпләр дә байлык һәм мөлкәткә объектив караш белән карарга мәҗбүр итә. Мөлкәт – табыш һәм керем төшенчәләре белән чагыштырганда күпкә киңрәк төшенчә. Керем ул – мөлкәткә өстәмә генә, ә шул ук вакытта мөлкәт исә керем һәм чыгымнарга бәйле булмаган калдык. Шулай итеп, без Исламда кайбер очракларда хатын-кызларга ир-атларга бирелгәннең яртысы бирелүен күрәбез. Шул ук вакытта Ислам шушы өлешне саклый, хатын-кызны башка финанс бурычлардан азат итә. Мирас алучы хатын-кызның Аллаһы каршындагы бердәнбер бурычы – зәкят түләү бурычы гына бар. Ә ир-атка Ислам мирастан күбрәк өлеш бирә, шул ук вакытта ул аңа гаиләсен тәэмин итү һәм аренда кебек башка чыгымнарны да каплау бурычын йөкли.

Алда әйтелгәннәрнең барысы да шәригатебезнең мөлкәт мәсьәләләрендә хатын-кызларга өстенлек бирүен күрсәтә, хатын-кыз милкенең аныкы, фәкать аныкы гына булуын, аның ниндидер чит чыгымнардан азат булуын нигезли. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Исламда мирас васыять калдыручының үз белдеклелеге буенча түгел, ә анык бер кагыйдәләр буенча бүленә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана