Яр Чаллының “Чаллы Яр” мәчетенә ярымай куелды

09 сентябрь 2020 ел 13:56

8 сентябрь көнне Чаллы шәһәрендә сөенечле чара - "Чаллы-Яр" мәчетенә ярым ай кую тантанасы булып үтте. 2017 елны төзелә башлаган әлеге мәчет шәһәребез имам-хатыйблары күзәтүе астында үзенең мөселманнар өчен гыйбадәт йорты икәнлеген аңлатып торган билгесен алды.

Мәҗлесне шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул мәчетнең үзенчәлекле дизайнга ия булуын һәм "Чаллы-Яр" мәчетенең ике төрле функция: Орловка боҗрасы янында яшәүче кешеләр өчен мәчет комплексы һәм юл кырые мәчете вазыйфалары үтәячәген ассызыклап үтте. Шулай ук ул әлеге мәчетне бер ай эчендә ачарга ният барлыгын да белдерде.

Мәҗлес Коръән уку, дога кылу һәм шәһәр башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Галиуллин Рөстәм Рафик улы белән төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевалиевның чыгышлары белән дәвам итте. Рөстәм хәзрәт әлеге чарада катнашкан кунакларга мәчет төзү турында хәдисләрне искәрде һәм әлеге күркәм чарага сәбәпче булган Илдар хәзрәт Зияровны кылган изге гамәлләре өчен тәбрикләде. Соңгы сүзне "Чаллы-Яр" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт әйтеп үтте. Ул шушы мәчет төзелешендә ярдәм күрсәткән кешеләргә үзенең рәхмәтләрен белдерде һәм нияте булган кешегә Аллаһ Тәгаләнең изге экшә юлларын ачуын искә төшереп үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана