Кичә, мөхәррәм аеның 21нче көнендә (9 сентябрьдә), Казанның Мәрҗани мәчетендә «Тормыш рәвеше буларак хәләл» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Җыелышны Диния Нәзарәте, Нәзарәтнең Хәләл стандартлары комитеты, Ислам юридик үзәге һәм сәламәтлекләре чикле кешеләргә «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге оештырды. Түгәрәк өстәл алдында республикада хәләл инфраструктурасын булдыручы мөселман эшмәкәрләре катнашты. Алар докладлар белән чыгыш ясады. Хәләл инфраструктурасын үстерүнең әһәмияте турында Нәзарәтнең Хәләл стандарты буенча комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин сөйләде. Хәләл индустриясенең юридик нигезләрен Ислам юридик үзәге директоры Җәлил Мостафин яктыртты, эчке һәм тышкы хәләл туризм темасын Туризм буенча милли академия әгъзасы Фирдәүс Биктимирова аңлатты, хәйриячелекне хәләл бизнесның үсеш нигезе буларак сәламәтлекләре чикле кешеләргә «Добрый мир для всех» директоры Лирия Кусайманова ачып салды. Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча Татарстан, Россия, СНГ, Ерак һәм Якындагы чит илләрдә эшләүче мөселман эшмәкәрләре белешмәсе чыгарылачак.
Очрашуның иң күркәм мизгелләрен безнең фоторепортаждан күрә аласыз.