Казанда «Тормыш рәвеше буларак хәләл» түгәрәк өстәле узды. Фоторепортаж

10 сентябрь 2020 ел 08:59
Казанда «Тормыш рәвеше буларак хәләл» түгәрәк өстәле узды. Фоторепортаж

Кичә, мөхәррәм аеның 21нче көнендә (9 сентябрьдә), Казанның Мәрҗани мәчетендә «Тормыш рәвеше буларак хәләл» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.  Җыелышны Диния Нәзарәте, Нәзарәтнең Хәләл стандартлары комитеты, Ислам юридик үзәге һәм сәламәтлекләре чикле кешеләргә «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге оештырды. Түгәрәк өстәл алдында республикада хәләл инфраструктурасын булдыручы мөселман эшмәкәрләре катнашты. Алар докладлар белән чыгыш ясады. Хәләл инфраструктурасын үстерүнең әһәмияте турында Нәзарәтнең Хәләл стандарты буенча комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин сөйләде. Хәләл индустриясенең юридик нигезләрен Ислам юридик үзәге директоры Җәлил Мостафин яктыртты, эчке һәм тышкы хәләл туризм темасын Туризм буенча милли академия әгъзасы Фирдәүс Биктимирова аңлатты, хәйриячелекне хәләл бизнесның үсеш нигезе буларак сәламәтлекләре чикле кешеләргә «Добрый мир для всех» директоры Лирия Кусайманова ачып салды. Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча Татарстан, Россия, СНГ, Ерак һәм Якындагы чит илләрдә эшләүче мөселман эшмәкәрләре белешмәсе чыгарылачак. 

Очрашуның иң күркәм мизгелләрен безнең фоторепортаждан күрә аласыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы